8 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Әти әле бер, әле икенче хатын янында чуала» [булган хәл]
«Бер ел элек әниебез вафат булды. Алар әти белән бер-берсен яратышып, кырык ел бик тату яшәделәр. Хәзер менә әти әле бер, әле икенче хатын янында чуала, салгалап та кайткалый. Ни өчен ир-ат гомер иткән хатынына хыянәт итә икән? Әгәр әни ялгызы калган булса, ышанам, ул әтигә тугрылыклы калыр иде. -...
-
Якты Тауда яңа кибет салалар
Бу авылда озакламый яңа кибет ачылачак. Аны республика программасы буенча төзиләр. Бинаның стеналары әзер, инде түбәсен ябалар. Эчке эшләре дә күп түгел. Җылыту системасы ясалган, су линиясе сузылган. Кадыйр Гомәров фотосы
-
Түбән Чегодай һәм Казанка үзешчәннәре иртәгә фестивальдә чыгыш ясаячак
Иртәгә исә сәхнәгә Чирмешән авыл җирлеге артистлары - Түбән Чегодай һәм Казанка авыллары үзешчәннәре чыгачак. Сәнгать мәктәбендә аларның концерты 19 сәгатьтә башлана. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Редакциягә Кыш бабай килде
Бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенә килүчеләрне Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алды. Әлеге кар сыннарны һәм бизәлгән чыршыны сары төстәге зур эт саклый. Эт дип, юашрак ул, үзен-үзе яклый алмый, кардан ясалган бит. Тимәсеннәр иде әлеге -Яңа ел символларына. Кадрия Гамирова фотосы
-
Лашман кызы Алсу Гыймранованың кул эшләрен күргәзмәгә куйганнар
Туган як тарихы музеенда Лашман авылы кызы - мөмкинлеге чикле Алсу Гыймранованың кул эшләреннән күргәзмә эшли. Музей аны район инвалидлар җәмгыяте белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында оештырды. Лашман урта мәктәбенең 9нчы классында белем алучы Алсу вакытының бер генә минутын да бушка уздырмый, дәрестән бушаган арада кулына эш ала. -Кызыбыз 4нче...
-
Чирмешән районында туйлар кими, балалар азрак туа
Кыш айларында туйлар сирәгәйгән Елның соңгы аенда район ЗАГС бүлегендә бары бер пар никахларын теркәячәк. Январь һәм февраль айларына да берәр генә пардан гариза кергән. Ноябрь аенда районда дүрт яңа гаилә барлыкка килгән, ә ел башыннан 99 гаилә үзләренең никахларын рәсмиләштергән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда алтыга кимрәк....
-
Яңа Элмәле кешесе полиция хезмәткәренә буйсынмаган
Яңа Элмәледә яшәүче 47 яшьлек ир-ат, хезмәт вазифаларын башкарган полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен, гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән. Район суды караган җинаять эше материаллары буенча , Сергей Петров элек хөкем ителмәгән, административ җаваплылыкка тартылмаган, яшәү урыны буенча да аңа уңай бәя бирелә. Аны полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләренә буйсынмыйча, тартыша башлауга...
-
Итле салат (рецепт)
Пешкән салкын итне (сыер яисә тавык итен), әрчегән һәм эчен алган тозлы кыярны, юып төшен алган кара җимешне вак кына итеп шакмаклап турыйлар да, яшел борчак, майонез кушып, тирәнрәк савытка салалар, өстенә тоз, борыч сибеп болгаталар һәм, салат савытына өеп салып, өстен дүрткә бүленгән йомырка, консервланган җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләр...
-
Чирмешән районында республика прокуроры гражданнарны кабул итте
Татарстан Республика прокуроры Илдус Нәфыйков эш визиты белән безнең районда булды һәм район прокуратурасы бинасында гражданнарны кабул итте. Күзәтчелек ведомствосы җитәкчесенә дүрт райондашыбыз килеп, вакытында хезмәт хакын түләмәү, дәүләт күзәтү органарының һәм контрагентларның сөт сату буенча килешүләр өлкәсендә эшчәнлекләре буенча зар белдерделәр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләрдән язма рәвештә гаризлар алынган. Өч...
-
Түбән Камада күп балалы гаилә, машина оттым дип алданып, акчасыз калган
Түбән Камада күп балалы гаилә аферистлар корбаны булган. Зыян күрүче ханымга «Росс терминал» компаниясеннән «Viber» мессенджерына смс хәбәр килә. Хәбәрдә ханымның машина отканлыгы турында язылган була. Үз бәхетенә ышанмыйча, ханым шатлыгын ире белән уртаклаша, - дип яза НТР 24 телеканалы сайты. Шуннан соң ир, төгәл мәгълүмат алырга теләп, хатта күрсәтелгән...