Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кызыл Ярда яшәүче 90 яшьлек ветеран чәчәкләр ярата

Миңниса әби Габдрахманова 90 яшендә дә бакча белән “җенләнә”. Аның бакчасында нинди генә җимеш агачлары юк. Кемдә, нинди чәчәк күрә, шуны үзендә дә булдырырга тырыша ул.

Миңниса әби 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар, бүләкләр кабул итте. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев та уңган әбигә бүләкләр тапшырды. Миңниса әбинең юбилеена җыелган балалары кунакларны мул табын белән каршы алды.

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Миңниса әби бүген хөкүмәт төзеп биргән йортта улы һәм килене тәрбиясендә яши. Ире – Хаҗиәхмәт бабайның якты дөньядан киткәненә дә инде байтак. Миңниса Габдрахманова ире белән җиде бала – алты – ул һәм бер кыз үстерәләр. Кызганыч, бер уллары да вафат.

Тормыш авырлыкларын күп күрә Миңниса әби. Колхозда чөгендер игүдә дә катнаша, фермада да эшли, көтү дә көтә, үз бакчаларында тонналап-тонналап суган да үстерәләр. Бакча ярату шуннан калгандыр инде, ул әле бүген дә җирдә казынырга яарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев