Күтәмәле якташыбыз – нефтьче Бәкердә ял итәчәк
44 ел нефть тармагында хезмәт куючы Николай Барабашкин Нефтьчеләр көне алдыннан дәрәҗәле бүләккә – мактаулы нефтьче исеменә һәм күкрәк билгесенә лаек булган.
Аңа Нурлатта узган бәйрәм чарасында “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте файдасына керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Диплом һәм “Бәкер” шифаханәсенә ялга юллама тапшырганнар.
Якташыбыз Николай Егорович армиягә кадәр нефтьчеләрдә машина йөртүче булып эшли. Аннан кайткач, туган авылында, Күтәмәдәге автоколоннага урнаша. Бүгенге көнгә кадәр күчмә пар җайланмасының машина йөртүче-машинисты хезмәтен башкара.
– Минем хезмәтемне күрә беләләр. Башка бүләкләр дә алган бар, ә монысы аеруча дәрәҗәле, – ди мактаулы нефтьче.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев