Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кичәге укытучы Коръән укырга, чигү чигәргә, сәламәт тормыш алып барырга да вакыт таба

Иске Кади авылы алтын куллы, оста кешеләргә бай. Гомере буе математика укыткан, озак еллар Иске Кади мәктәбе директоры да булып торган Рәйсә апа Вәлиуллинаның хоббиен белмәүчеләр бардыр әле. Аның эштән туктаганына сигез ел, тик шулай да аның бер генә дә буш вакыты юк. Рәйсә апа чукмарлап картиналар чигә (вышивка крестом).

-Инде менә унбишенче картинам. Бер, уртача зурлыктагы полотноны берәр ел эшлим, ә монысы бик зур (168х82 см.), тәмамларга берничә ел кирәк булыр, - ди Рәйсә апа. – Рәсем төшерелгән материалга, схемасына, җебенә (мулине) почта аша заказ бирәм, кызым да алып кайта. Эш беткәч, матур рамга урнаштырам. Сәйлән белән чигелгәннәре дә бар. Яшь вакытта да чигәргә ярата идем, тик ул чакта вакыт җиткереп булмады. Чиккәндә җаныма тынычлык табам: үзенә күрә бер юаныч.

Останың барлык эшләре дә өй диварын бизи, килгән кеше аларга сокланып, музейдагы кебек карап йөри. Әлеге матурлыкны тудыручы якташыбыз боларны бары бер күз белән эшли. 38 яшендә, сыер сөзеп, ул бер күзен югалткан.

Авылда узучы мәҗлесләрдә Рәйсә апаның урыны түрдә, ул бик матур итеп, мәкам белән Коръән укый. Гарәпчә укырга мәчеткә йөреп өйрәнгән.

-Көндез Коръән укыйм, ә кич белән чигүгә утырам, - ди оста. – Кар яуганда карын да чистартам, җәй көннәрем бакчада үтә.

Сүз ара сүз китеп, якташыбызның сәламәт тормыш рәвеше алып баруы да ачыкланды.

-Инде дүрт еллап скандинавларча йөрибез. Өйлә намазыннан соң, сеңелем белән, кырга чыгып, урман ягыннан 3-4 километр йөреп кайтабыз. Балалар таяклар да кайтарды, - ди Рәйсә апа. – Хәрәкәт кирәк, саф һава сулап, йөреп кергәч, рәхәт булып китә. Җәй көннәрендә, дөрес, һәр көнне чыгып булмый, йортта, бакчада да эш күп.

Рәйсә апа ялгызы яши, әтисе белән әнисен тәрбияләп соңгы юлга озаткан, кызы, кияве, оныклары - шәһәрдә, авылда еш кунак булалар.

фото: Рушания Гыйрфанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәйсә шундыйрак кеше инде ул.Белмәгән эше юк.Исәнлек телим.Балалары бәхетенә кинәнеп яшәсен.