Керкәле хат ташучысы “Татмедиа”дан бүләк алды
Безнең якташлар

Керкәле хат ташучысы “Татмедиа”дан бүләк алды

Керкәле авылыннан Наилә Әхмәтвәлиевага Казаннан “Иң яхшы хат ташучы” дипломы һәм акчалата бүләк җибәрделәр.

Наилә Ниязбәк кызы Керкәле һәм Кызыл Яр авыллары халкына газета-журналлар тарата.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте аның 2026 елның I яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясендәге тырыш хезмәтен югары бәяләп, үз бүләкләрен җибәрде. Аңа Казан “күчтәнәчләре”н илтеп тапшырдык.

-Әлбәттә, бүләккә сөендем, хезмәтеңне күрсәләр, кемгә дә кызык бит инде ул. Эшемне яратам - халык белән аралаша торган. Хезмәттәшләрем Югары Кәминкәдә хат ташучы Гөлнара Сафина, Туймәттән Эмиль Гайнанов та иплеләр, тәҗрибәлеләр. Халык безне көтеп ала. Бу араларда авылдашларыбызны газета-журналларга яздырабыз, “Безнең Чирмешән”не алдыручыларыбыз да байтак, - ди уңган хат ташучы.


Нет комментариев