Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле ветераны автомобильдә йөргәндә ял итә

90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әгъзаметдин Ногмановның машина руле артына утырмый башлаганына әле өч кенә ел.

-Аяк-куллар мөмкинлек бирсә әле бүген дә автомобиль йөртер идем, – дип куйды Керкәле авылы ветераны. – Машинада йөреп кайтсам ял иткән кебек булам, җаным тынычлана иде.

Әгъзаметдин Сәфәргали улы бәхет эзләп читкә китми, гомере буе туган авылында яшәп, Орджоникидзе исемендәге колхозда эшли. Шофер егетнең тырышлыгын күреп, колхозга механик итеп билгелиләр, читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем дә алган белгечкә, соңрак, баш инженер вазифасын йөклиләр. Пенсиягә чыккач та җаваплы эш башкара ул, авылны газлаштыруда башлап йөри.

-Авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьләр алу өчен ерак юлларга барырга туры килде. Өйдән иртә чыгып китеп караңгы төшкәч кенә кайта идем. Йорт мәшәкатьләре, балаларны тәрбияләү хатыным Райфә өстендә булды, – дип яшь вакытларын исенә төшерде юбиляр. – Гомере генә кыска булды шул, вафатына инде 18 ел.

Әгъзаметдин Лашман авылы кызы Райфә белән төп нигездә гомер итәләр,  җиде бала: 5 ул, 2 кыз үстерәләр. Алар барысы да һөнәр үзләштереп, гаилә корып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Улларының күбесе әтисе юлыннан киткәннәр, техниканы яраталар.

-Дөрес, безне тәрбияләүдә әнинең роле зур булды, рәхмәт. Эшләп үстек, суган үстерүдә, чөгендер кырында әнинең ярдәмчеләре булдык, - диләр балалары. – Әти бер вакытта да тавыш күтәрмәде, без аны күз карашыннан аңлый идек. Ул безгә мотоцклын, машинасын да йөртергә бирә иде, шуңа техника белән дуслаштык.

Юбиляр автомобильләрнең төрлесен иярли. Беренче машинасы “Москвич” була, “Нива”, УАЗ, “Жигули”ларда да җилдерә ул үз гомерендә.

Әгъзаметдин бабай җырларга да ярата. Ялындырып тормады, юбилейга килгән кунакларга да талантын күрсәтте.

Балалары әтиләрен зурлап табын корганнар, төп йортка җыелганнар. Бүген бабайның 14 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Ветеранны юбилее белән котларга район җитәкчесе Рамил Айбатов та килде. Ул Әгъзаметдин Сәфәргали улына котлауларын ирештерде, бүләк тапшырды һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев