Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанкадан Леонид Кобылин тавыклар отмакчы

Казанка авылыннан Леонид Кобылин быел редакциядән тавыклар отып китәргә өметләнә.

Отышлардан да бәхетең була икән. Леонид Павлович “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы редакциясенең үз укучылары арасында бүләкләр уйнатуында өч тапкыр рәттән отышка ия. “Кипятильник”, савыт-саба җыелмасы, агачтан кул эшләнмәсе – болар үткән еллардагы “трофейлар”. Быел исә ул отышта уйнатудагы төп призга – ун тавыкка бик кызыга. Район газетасына икенче яртыеллыкка язылып та куйган.

–“Безнең Чирмешән”не бик яратып алдырам. Беркөнне анда үземнең фамилияне укыгач, бөтенләй күңелле булып китте. Газетаның “Без бу хакта язган идек” сәхифәсендә Свобода поселогыннан Николай Фомин белән узган гасырның 70 нче елларында тракторга тагылмалы чапкыч белән борчак чабу планын арттырып үтәвебез турында язма бастырганнар. Әллә кайчан булган хәлләр, ә тарихка шулай кереп калганбыз. Күптән түгел  Лагерка авылыннан минем кебек К-700 тракторы йөрткән Юрий Павлов хакында мәкалә чыкты, аның белән бер чорда эшләгән идек, Нурлатка күп йөрдек. Күргән-белгән кеше, үзе белән сөйләшеп утыргандай булдым, – ди 81 яшьлек ветеран механизатор.

Леонид Павлович  Казанка авылындагы хат ташучы Юлия Викторовна Инякинаны да мактап алды. Әлеге хезмәткәр, нинди генә һава торышы  булмасын, газеталарны бер дә соңга калдырмыйча, вакытында тарата икән. Халык аңа бик рәхмәтле.

Район газетасы  редакциясе бу юлы да газетага язылучылар арасында  призлар уйнатачак, отышка 15 тавык та була.

Марат Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев