Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш ветераннары тимер туйга әзерләнә

Кармышта фельдшер-акушерлык пункты ачылышына байтак кеше җыелды. Араларында пөхтә итеп киенгән сөйкемле әби белән бабайга үзеннән –үзе күз төште. Янәшәдәге бер апаның: ”Менә, ичмасам, бәхетле парлар!” - дигәне исемнән чыкмый.

-Аны икенче сыйныфта укыганда ук ошаттым, - ди инде 88 яшьлек Шәриза абый Вафин. – Яхшы, матур яшәдек, Аллага шөкер.

-Өйләнешкәнче, аны бер генә тапкыр күрдем, - дип ул елларны искә төшерде карчыгы Разыя Габдрахман кызы. – Кичтән ул бер килде дә, икенче көнне булачак кайнатам мине, 18 яшьлек кызны, аңа сорап китте. Кая анда аулак урыннарда иркенләп сөйләшүләр! Шәриза мине җитәкләп, култыклап кына алып кайтты. 31 декабрь иде, шулай туры килде.

-Мин ул көннәрдә Лашманда трактор ремонтладым. Берничә көнгә авылга ялга кайткач өйләнештек, ә туй февральдә булды, - ди Шәриза Вафа улы.

Шәриза ага 45 ел трактор йөртә, дистә еллар комбайнда уңыш җыя. Моңа кадәр җирне пар ат белән сукалаган.

Разыя апа да колхоз эшеннән калмый, хәтта комбайнчы ярдәмчесе дә була. Челтәр бәйләү, чигеш чигү ягыннан да оста ул. Аларның бит уллары Фәнил һәм Ришат та техника тирәсендә хезмәт чыныгуы алганнар.

Алдынгы буларак, Шәриза Вафинны елның-елында бүләкләр биреп үсендерәләр. Әле бер елны, колхоз комбайнчылары арасында беренче урын алгач, башка комбайнчылар, будка янында аны, кыр батырын, һавага чөеп хөрмәтлиләр, 1966 елда Краснодарда комбайнда бөртек суктырганнары да исендә ветеранның.

Алар гаилә коргандагы иске агач өйләрен ябарга салам гына да булмый, түбәне үзләре урган камыш белән томалыйлар.

Аннан соң әле тагын ике өй өлгертәләр. Шәриза һәм Разыя Вафиннар 25 ел кайната һәм кайнана белән тату яшәгәннәр. Бүген уллары Ришат, киленнәре Гөлүсә белән дә мөнәсәбәтләре бик яхшы, аларны эшкә озатып, каршылап, тормышның тәмен белеп гомер итәләр.

-Киленем дус кызым кебек, - ди Разыя апа. – Кухняда бик оста, бәлеш һәм өчпочмакны бергә дә пешерәбез. Өч бала үстерделәр, әле берсе яныбызда мәктәптә укый. Үзебез дә өч кыз, өч малай үстердек. Шөкер, кайтып-китеп йөриләр, рәхмәт яусын. Йортыбыз иркен, җылы, якты. Җәннәт шулдыр инде. Шәриза белән безнең фикерләр гел туры килде, ул сабыр да булды. Инде күптәннән дин юлында, мәчетебездә азан әйтә.

Кармышта иң олы өлкән ир-атларның берсе - Шәриза абый исә гомер иткән карчыгы турында болай диде: “Аның ошамаган ягы юк!”

Тыныч тормышта кемнең армиядән түшенә медаль тагып кайтканы бар? Андыйлар меңгә бер. Ә Шәриза Вафинга медаль биргәннәр. Тәвәккәллек подразделениесе ветеранына бу бүләк, машина йөртүче сыйфатында, 1954 елда Оренбург өлкәсенең Тоцк полигонында атом-төш коралы сыналган урында булган өчен бирелгән. Шуңа өстәп пенсиясе дә яхшы ук күтәрелгән, югыйсә, гомере буе механизатор булган ветеранның төп пенсиясе бер дә мактанырлык түгел. Бәхетедер, исәнлеге яхшы, больница юлын белми ул.

Бүген Ришат белән Гөлүсәнең ял көннәре туры килгән. Аларның берсе нефтьчеләрдә, икенчесе авыл кибетендә эшлиләр. Өйдә булгач, Гөлүсә минут эчендә пилмән ашы, коймак та өлгерткән.

Шәриза ага, улына ансатрак булсын өчен, ара-тирә тавыкларын да сыйлап керә, ике сыерга, ике бозауга да күз-колак булып тора икән. Аларның телевизорлары да өчәү, кем нәрсә тели, шуны карый, пульт өчен тарткалашу юк.

Кармышта яшәүче Шәриза һәм Разыя Вафиннар тимер туйларын билгеләп үтәргә җыеналар, кунаклар көтәләр. Аларның Яңа ел кичендә корган гаиләләре тимер кебек нык.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев