Ивашкинода бәрәңге уңып үсә
Безнең якташлар

Ивашкинода бәрәңге уңып үсә

Алар быелгы бәрәңге уңышын базларына салып та куйганнар. Анда җиләс, вентиляция эшләп тора.

- Орлыкларны 20 апрельдә үк чәчтек, - ди Юрий Аркадьевич Еремеев. -Шуннан соң 100 көн вакыт үтте, иртә өлгерешле бәрәңге алырлык булды.

12 чиләк орлыктан 150 чиләк уңыш чыкты. Бик яхшы. Су сипмәдек, ә менә сабакларын химик препаратлар белән әллә ничә кат эшкәртеп, чүбен дә кат-кат утадык. Яңгыр гына яумады диярлек.

Ветеран әйтүенчә, бәрәңге участогына тиресне чама белән генә кертәләр, орлыкларны 5-6 елга бер яңарталар.

Ивашкинода башка кайберәүләр дә бу атнада ук бәрәңге ала башлаган.

 Кадыйр Гомәров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев