Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Сережкинодан Татьяна Ермишова “Давай поженимся”ны карарга ярата

Иске Сережкино авылында яшәүче Татьяна Ермишова 17 март көнне көнозын кунаклар кабул итте. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Самарадан, Лениногорскийдан, Әлмәттән, Нурлаттан балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчылары, алай гына да түгел, яраткан апаларының гомер бәйрәменә бертуган сеңлесенең дә барлык балалары кайтканнар. Гомере буе Сережкинода яшәгән Татьяна Николаевна күрше Шентала районында...

Иске Сережкино авылында яшәүче Татьяна Ермишова 17 март көнне көнозын кунаклар кабул итте. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Самарадан, Лениногорскийдан, Әлмәттән, Нурлаттан балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчылары, алай гына да түгел, яраткан апаларының гомер бәйрәменә бертуган сеңлесенең дә барлык балалары кайтканнар.


Гомере буе Сережкинода яшәгән Татьяна Николаевна күрше Шентала районында туып - үскән. 20 яшьлек кызны Сережкино егете Михаил урлап алып кайта.

-Әти белән әни 33 ел бергә гомер иттеләр, -ди олы кызы Людмила Михайловна. - Бик матуртордылар. Әти шат күңелле, шаян кеше иде, беркайчан да төшенкеллеккә бирелмәде. Гомере буе нефтьче булып эшләде. Аны эштән хәтта вертолет белән кайтарганнары да истә. Безне тәрбияләү, өй эшләре, нигездә, әни җилкәсенә төште. Ул озак еллар колхозда эшләде, сарыклар, дуңгызлар карады, чөгендер эшкәртте. Безне дә бала чактан ук эшкә өйрәтеп үстерде.

Татьяна Николаевнаның чиккән сөлгеләре әле бүген дә өен бизәп тора. Туган көне хөрмәтенә ул 50 ел элек үзе теккән күлмәген һәм милли бизәкләр белән чиккән алъяпкычын да киеп куйган.

Бүген ул авылда үзе генә яши икән, дөрес, аны бик сирәк ялгыз калдыралар, балалары, оныклары еш кайта. Өйдәге бөтен эшне үзе башкара, аш та пешерә, керләр дә юа. Юбилее көнне дә иртән торып, мич ягып, коймак өлгерткән. Өй эче дә гөлт итеп тора.

-Әни бик чиста, пөхтә кеше, -дип дәвам итте сүзен кызы. - Матурлыкны бик ярата. Хәзер дә, олы булуына карамастан, гел юа, чистарта. Җәй көне дә бер дә тик тормый, үрмәләп булса да, чүп үләннәрен утап йөри. Без инде хәзер ялда булгач, гел монда торабыз диярлек, ул безгә ышанып тормый, һаман үзе эшләмәкче.

Вакыты булганда, якташыбыз телевизор карый, аеруча "Давай поженимся!" программасына өстенлек бирә икән.

Татьяна Николаевна үзе бик тыйнак, ахрысы, күп сөйләмәде. Сирәк кенә әле чувашча , әле русча, әле татарча дәшеп, әңгәмәгә кушылды. Балалары да нәкъ шулай, өч телдә дә алай иркенләп сөйләшмәсәләр дә, барын да бик яхшы аңлыйлар. Ә кызлар: Татьяна Михайловна һәм Лениногорский районнан килгән туганының кызы Наталья әниләренә, апаларына багышлап, матур итеп татарча җырлар да башкардылар.

Татьяна Николаевна үзе дә матур җырлый икән, кыстатып тормады, туган телендә җырлап күрсәтте.

-Минем әнидән дә яхшырак кеше юктыр, -ди әбинең кияве Николай Маськин.- Мин аның безне шатландырып, шулай исән булып, тагын озак яшәвен телим. Ул исән булганда без: балаларыбыз , оныкларыбыз авылга шатланып кайтабыз, монда безне һәрвакыт ачык йөз белән көтеп торучы кешебез- әниебез бар.

Татьяна Ермишованы район хакимияте, социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлеге Советы вәкилләре дә котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Автор Фотолры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татьяна Ермишова

2
X