Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче 88 яшьлек бабай пычаклар ясый

    Быел 89 яшен тутыручы Харрас бабай Шәрифуллин эшсез утырырга яратмый. Ул механизатор да булган, Якты Тау авылындагы тегермәнне дә эшләткән, ә пенсиягә чыккач пычаклар ясый башлаган.

    -Якты Тауга 25 минутта барып җитә идем, - диде Харрас абзый. – 9 ел шулай ике авыл арасында җәяү йөрдем.

    1992 нче елны пенсиягә чыккач та, өйдә утырмый агай. Ул елларда колхоз чөгендер үстерә, көзен авыл халкы аны чистартырга йөри. Харрас абый да башкалардан калышмый, үзе ясаган пычагын алып кырга чыга.

    -Җиде хатын белән бер чүмәлә янында эшлибез. Минем пычакның тавышы да чыкмый. Шунда бер хатын пычагымны сорап алды, эшләп карады да: “Безгә дә шундый пычаклар ясап бир”, - диде. Җидесенә дә ясадым, - дип искә алды оста әлеге шөгыльнең нәрсәдән башлануын.

    Харрас абыйның пычаклары бик тиз таныла, авылдашлары гына түгел, күрше авыллардан да килеп алалар, район үзәгенә кадәр барып җитәләр.

    -Бер елны Казаннан телевидение килде төшерергә. Соңыннан оператор егет пычак сорап алды. Шулай итеп минем пычак Казанга китте, - дип шаяртып та алды ветеран.

    Харрас абзый пычагы минем үземдә дә бар иде. Әйе, бүген сатуда нинди генә пычаклар юк, ләкин аныкы кебек кулга ятышлыны, үткенне пычак әлегә кадәр очраткан булмады. Ул миңа озак еллар хезмәт итте.

    Реклама

    Ул кечкенә пычаклар гына түгел, ә зурларны да, мал чала торганнарны да ясый.

    -Хәзер инде сораучы аз, - ди Харрас абый. – Элек көненә бер пычак ясаган чаклар булды, хәзер бер айга икене - өчне ясыйм.

    -Материалын кайдан аласың? – дип кызыксындым абзыйдан.

    -Иске чалгылар, кул пычкылары күп бит, аларның тимере дә яхшы.

    -Сораучы аз дисең, кирәкме соң мәшәкатьләнеп утырырга?

    -Мин монда чыгам да, радио кабызып, эшләп утырам. Ике кулга - бер эш. Вакыт узганын сизми дә калам, - дип җавап кайтарды.

    Фото: автор.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: