Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади курчаклары Казан балаларын сөендерә

Иске Кади авылында яшәүче Светлана Кәлимуллина төсле җепләрдән уенчыклар бәйләргә ярата.

- Әбием Ләлә Сәйфиева бик уңган, оста кеше иде. Аның белмәгән кул эше булмагандыр, - ди Светлана Тәлгать кызы. – Ул мине дә бәйләргә, чигәргә өйрәтте. Яшь чакта кулъяулыклар чигә идек, аннан соң бер мәлне картиналар чигә башладым. Интернеттан бәйләгән уенчыкларна күргәч, аларны да бәйләп карыйсым килде. Әүвәл схемалар буенча эшли идем, хәзер инде аларга карап та тормыйм.  

Ул уенчыкларны ыргак белән үрә. Аларга дигән киемнәрне матур итеп бишэнә белән бәйли. Оста үзенең “иҗат җимешләрен”: куяннарны, песиләрне ул туганнарына, дусларына бүләк итә. Әнисенең кул эшләнмәләрен иң элек  кызы Илсия бәяли. Әнисе бәйләп биргән куянны ул бик кадерләп саклый.

- Казанның бер балалар бакчасыннан да заказ биргәннәр иде. Әби белән “сугыштан кайткан солдатны” бәйләп җибәрдәм аларга, - ди Светлана ханым.

Мондый уенчыклар балалар өчен  зыянсыз, эчләрендә синтепон.  Аларны юарга да мөмкин. Светлана әйтүенчә, мондый уенчыкларны бәйләүнең бернинди авырлыгы да юк, ыргак белән эшли белгән кеше аны ансат башкара. Иң мөһиме – теләк кирәк.

Фото: Светлана Кәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев