Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади юбиляры салган ипинең тәмен авылдашлары хәзер дә онытмый

Иске Кади авылында гомер итүче Сәлимә әби Әһлиуллина нәкъ 90 ел элек язның матур бер көнендә дөньяга килгән.

-Әниебезнең шул яшенә җитүенә без бик шат, - диләр әлеге уңайдан туган нигезләрендә җыелган, инде барысы да лаеклы ялга чыккан балалары. – Инсульт кичерсә дә, әле, Аллага шөкер, бик зиһенле, бөтен нәрсәне белеп тора, яңалыклар белән кызыксына.

Сәлимә Закир кызы яшьли колхозда эшли башлаган. Уңган, булдыклы кызны хәтта тракторчыга да укырга җибәрәләр. Дөрес, техникада эшләргә туры килмәгән, ләкин тормыш иптәше Шакир абый гомере буе механизатор булып эшләгән, районда алдынгы комбайнчы иде. Нәтиҗәле хезмәте өчен мотоцикл белән дә бүләкләнгән. Аның шундый уңышларга ирешүенә хатыны Сәлимә апаның да өлеше зур. Ул озак еллар колхоз ашханәсе өчен ипи салган. Көн саен диярлек камыр куеп, мич ягып, тәмле күмәчләр белән колхозчыларны сыйлаган. Болар хакында Әһлиулиннарның балалары горурланып сөйләделәр.

-Әни дә, әти дә бик уңган кешеләр иде. Барыбызны да эшкә өйрәтеп үстерделәр. Без, кызлар, урак вакытында комбайнда әтинең ярдәмчесе булып эшләдек. Ул өчебезне дә мотоцикл йөртергә өйрәтте. Әни кырыс, таләпчән. Эшне җиренә җиткертеп эшләтә иде. Ул шулай кирәк булган да. Биш баланы аякка бастыру җиңел түгел. Без аларга бик рәхмәтле. Кызганыч, бер абыебыз гүр иясе, урынны җәннәттә булсын, - диде төпчек кызлары Галия апа.

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм районның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миләүшә Батыршина тәбрикләп, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимов та авылдашы янына буш кул белән килмәгән, җылы юрган биреп, әбигә озын гомер, саулык теләде.

Сәлимә апа сабыр гына котлауларны кабул итте, рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев