Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Вера Сафронова авыл тормышын ярата

Ул куян, кәҗә, кош-корт асрый, кавын-карбыз үстерә, чигә, җырлый. Шәһәрдән күчеп кайткан якташыбыз кул кушырып утыра торганнардан түгел.

Вера Сафронованың Иске Элмәледә төпләнүенә 10 еллап. Ул тумышы белән шушы авылдан,  моңа кадәр төньякта эшләп яшәгән.

-Анда 9 ай кыш, салкын. Монда климат килешле,  сәламәтлек өчен яхшы. Шәһәр шәһәр инде, син таш эчендә, ә авылда рәхәт, - ди Вера Александровна.

Якташыбыз бакча эшләрен бик ярата икән. Агачларны бер-берсенә ялгап,  үзенчә яңа сортлар чыгара. Апасының  йорты яны бакчасында элек агач-куаклар булмаган диярлек, хәзер аларның ниндие  генә юк. Җимешләреннән, бигрәк тә, авылга кайткан оныклары сыйланып рәхәтләнә.

Чәчәкләр – аерым тема. Алар турында сөйләргә, күрсәтергә бик ярата Вера Александровна. Бакчасында чәчәкләр егермеләп төрле.

 -Иртән чыгам да - чәчәк исе, рәхәт, күңел шатлана, кәеф күтәрелә, – ди әңгәмәдәшем.- Гөлчәчәк (роза), лилия ошый, әмма иң яратканым - гади ромашка чәчәге.

 

Бакчачы түтәлләрендә инде яхшы ук тулып килүче карбыз, кавынга да күзем төште.

 -Болары бездә өлгерәме соң? – диюемә ул:

 -Тәмле, ашарлык була, тик нәзберек культура инде: карарга, суын белеп, чамалап сибәргә кирәк. Карбызның “Огонек”, кавынның “Торпедо” дигәнен үстерергә яратам, - ди Вера Александровна.

 

Якташыбыз помидорларны, икешәр төп итеп, 16 төрен утырткан. Кара помидорның дүрт төре бар: тышы кара, эче кызыл. Быел аның помидорлары да аерым уңып, берсе 720 граммга кадәр үк җиткән.

-Йортыгыз да бик матур җирдә урнашкан.

-Әйе, аулак, тыныч, урамыбыз Луговая дип атала. Тик кайбер кышларны юлсызлыктан интегәбез, чаңгы белән дә чыккаларга туры килгәләде. Бу яктагы күпер тузган иде, яңа шәп күпер ясадылар, бик зур рәхмәт авыл җитәкчеләренә, нык тырыштылар. Тагын бер тимер басма да бик уңайлы булды. Юлыбызны бераз тигезләп, вак таш та түшәсәләр, бөтенләй яхшы  булыр иде. 250 метр тирәсе ара ул, ясарбыз, дип вәгъдә иткән иделәр дә, юк әле, көтәбез. Ясарлар инде бер. Башка проблема юк, рәхәтләнеп яшә дә яшә генә.

 Вера Александровна кәҗә тота, аның сөтеннән сыр ясый.  Тавыклар, казлар, үрдәкләр, мулардлар, берничә баш куяны да бар. Куян, бройлер итеннән тушенка әзерли. Аны ничек әзерләве хакында сөйләде, бәлки, киңәше кемгәдер ярап куяр.

-Иң әүвәл итне, сөякләреннән аерып, кисәкләргә турыйсың.  Аннан соң тоз, борыч, лаврушка салып бутыйсың, банкага салып тезәсең. Банкаларны су салынган кәстрүлгә куеп (банка авызына кадәр 2-3 сантиметр ара калдырып,) сүрән утта 3 сәгать кайнатабыз, аннан соң банкаларны ябабыз. Сыер, бозау итен озаграк кайнатасы. Тушенка  бик яхшы, ашыкканда аны бәрәңге, макарон белән кушып нәрсәдер әзерлим.

 Вера Сафронова тик торырга яратмый. Машинасы бар, аңарда 15 еллап йөри.  Җырга сәләтле, авылдагы “Ивушки” ансамблендә җырлаган. Буш вакытларында чигәргә ярата. Әнә сәйлән белән (бисер) икона чигеп куйган.

 -Кышларын да эш табыла, бияләйләр, оекбашлар, күлмәкләр бәйлим. Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Җәен  балалар, оныклар кайта, алар белән тагын да кызык, - ди ул.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев