Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан Гөлҗиһан апа әче баланны баллата

Элек авыл халкы урманга барып, баланны капчыклап җыйган вакытлар булды. Без дә әни белән авылдашлардан калышмадык, әче җимешне күп иттереп җыеп куя идек. Әни пешергән балан бәлеше авызда эрерлек була иде. Хәзер табигатькә чыгып балан җыюлар бетте шул, әле аның кайвакыт бакчадагысы да җыелмыйча кала. Ул кыш буе, кошлар чүпләп...

Элек авыл халкы урманга барып, баланны капчыклап җыйган вакытлар булды. Без дә әни белән авылдашлардан калышмадык, әче җимешне күп иттереп җыеп куя идек. Әни пешергән балан бәлеше авызда эрерлек була иде.


Хәзер табигатькә чыгып балан җыюлар бетте шул, әле аның кайвакыт бакчадагысы да җыелмыйча кала. Ул кыш буе, кошлар чүпләп бетергәнче, кызарып утыра.

Югары Чегодай авылында гомер итүче Гөлҗиһан һәм Камил Вахитовларның бакчасында берничә балан куагы үсеп, мул уңыш бирәләр. Хуҗалар аны туганнарына өләшә, кышкылыкка саклауга куя һәм телеңне йотарлык кайнатма ясый.

-Бабай тәлгәшләп җыеп кергән баланны бер - бер чистартам, - ди Гөлҗиһан апа. - Бер өлешен суыткычка куеп туңдырам, калганыннан кайнатма ясыйм. Рецепты бик гади, бер авырлыгы да юк, теләсә кем булдыра ала. Баланны юып, бераз су өстәп пешерәсең. Сөзгечтән сөзәсең дә, чама белән, 1 килограмм баланга 2 килограмм шикәр комы өстәп кайнатып чыгарасың. Сүндергәч, тагын бераз шикәр комы өстәп, бутыйсың да, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясың. Мин үзем банкаларны кайнар су белән эшкәртелгән каплагычлар белән ябып куям. Салкын базда саклыйм. Туңдырган баланнан кыш көне пироглар пешерәм. Баланны, кайнар су салып 10-15 минут тотам, аннан соң алма кайнатмасы, шикәр комы кушып, пирог эчлеге әзерлим, агып чыкмасын өчен он бутасаң да ярый. Камырга кыстырып пирог пешерәм. Балан бик файдалы җимеш бит.

Дөрестән дә, аның составындагы С витамины лимонга караганда 1,5 тапкырга артыграк. Аңарда шулай ук тимер, селен, йод, каротин, фосфор бар. Халык медицинасында аның җимеше, кай­ры­сы, төше файдаланы­ла. Балан җимеше вирусларны үтерә. Согы исә диатез, ютәл вакытында кулланыла. Баланны күп очракта бал белән кушып ашарга яраталар, шуның белән ачысы сизелми. Нәкъ шул ачы тәме аркасында ул диабет белән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан сихәтле. Һәр көнне кичен бер чәй кашыгы белән балан кушылмасын ашау кан басымы белән булган проблемалардан котылырга булыша, ашказаны чирен булдырмый. Балан җимеше тынычландыру үзлегенә дә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз ачы баланны баллата Гөлҗиһан апа