Югары Чегодайдан Гөлҗиһан апа әче баланны баллата
Элек авыл халкы урманга барып, баланны капчыклап җыйган вакытлар булды. Без дә әни белән авылдашлардан калышмадык, әче җимешне күп иттереп җыеп куя идек. Әни пешергән балан бәлеше авызда эрерлек була иде.
Хәзер табигатькә чыгып балан җыюлар бетте шул, әле аның кайвакыт бакчадагысы да җыелмыйча кала. Ул кыш буе, кошлар чүпләп...