Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Эрзя телен белүче чирмешәнлеләр сертификат алачак

2 нче Чирмешән мәктәбендә эрзя телендә тоталь диктант яздылар. Төрле һөнәр ияләреннән булган тугыз якташыбыз, үзләре теләп, белемнәрен тикшерү акциясендә шушы рәвешле сыналырга булганнар. "Укучылар" - заманында Мордва Афонькәсе мәктәбен тәмамлаучылар. Барысы да эрзя телен һәм әдәбиятын дәресләрдә үзләштергән буын. Төрле елларда аларга ана теленә мәхәббәтне укытучылары Матрена Агеева, Ирина...

2 нче Чирмешән мәктәбендә эрзя телендә тоталь диктант яздылар.

Төрле һөнәр ияләреннән булган тугыз якташыбыз, үзләре теләп, белемнәрен тикшерү акциясендә шушы рәвешле сыналырга булганнар.
"Укучылар" - заманында Мордва Афонькәсе мәктәбен тәмамлаучылар. Барысы да эрзя телен һәм әдәбиятын дәресләрдә үзләштергән буын. Төрле елларда аларга ана теленә мәхәббәтне укытучылары Матрена Агеева, Ирина Митяева, Елена Юриналар сеңдергән.
-200 сүздән торган текстны мәктәп директоры Наталья Юрина укыды. Диктант скульптор Степан-Эрзя хакында иде. Соңыннан үзебез үк язма эшләрне тикшердек: берәр генә хата ясап, "дүртле" алучылар күп булды. Диктантчыларга фин-угор халыклары мәдәниятенең Идел буе үзәге сертификатлары тапшырылачак, - ди акцияне оештыручы һәм үзе дә диктант язган Ирина Митяева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Эрзя тоталь диктант

2
X