Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Девичья Полянада яшәүче Беловларның үз эшләре бар

Кечкенә генә Девичья Поляна авылында биш кеше үзмәшгуль буларак теркәлеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Геннадий Белов – оста эретеп ябыштыручы. Элек Тольятти, Мәскәү шәһәрләрендә яшәгән, эшләгән. Төньякта да тәҗрибә туплаган якташыбыз бүген туган авылы Девичья Полянада гомер кичерә. Уңган, булдыклы кешегә монда да эш җитәрлек. Бүген ул ясаган капкалар, коймалар бик күпләрнең йортларын бизи. Моннан тыш төрледән-төрле мангаллар, мунча мичләре дә ясый. Кыскасы, тимердән бөгеп, эретеп ябыштырып нәрсә ясап була – барысын да булдыра.

“Кыш айларында заказлар азрак, ә менә яз башлангач килүчеләр арта”, - ди оста.

Райондашыбыз  “Һөнәри керемгә салым” махсус режимын бик вакытлы керттеләр дип саный. Бөтен кеше дә эшмәкәр булып бетә алмый. Ә ниндидер шөгыль табып үз көнен үзе күрүчеләр элек тә булды, хәзер тагын да күбрәк. Әмма законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсең дип җаваплылыкка тартулары, штраф салып куюлары да бар. Үзмәшгуль булып теркәлгәч салым органнарыннан курыкмыйча эшли аласың.

“Теркәлү процессы  бик гади. Салым  автоматик рәвештә исәпләнә. Документлар рәсмиләштерү өчен вакыт әрәм итәргә, салым хезмәтенә да йөрергә кирәк түгел. Барысы да дистанцион рәвештә башкарыла. Смартфон, планшетың, интернет тоташкан компьютерың булса, шул җитә. Мин үзем август аеннан башлап үзмәшгуль статусында эшлим. Кем әйтмешли, җаным тыныч хәзер”,- ди Геннадий Николаевич.

Сүз уңаеннан, аның абыйсы Леонид Николаевич та авылда яши, ул да үзмәшгуль буларак теркәлеп, чәчтараш хезмәтен тәкъдим итә.

фото: Геннадий Белов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X