Чумачка авылыннан Латыйповларның гаиләсе алтын юбилейларын билгеләделәр
Чумачка авылына баргач бер бик матур, үрнәк гаилә белән таныштык. Шәфика һәм Исмәгыйль Латыйповлар апрель аенда алтын туйларын билгеләп үткәннәр.
76 яшьлек әби белән бабай төп нигез учагын саклап, тәрәзәләрдә утны сүндермичә, тигез гомер итәләр. Үзләренең өч балаларына гына түгел, Исмәгыйль абыйның җиде туганына да ишекләре гел ачык.
Язмам геройлары 25 яшьләрендә гаилә коралар. Ул елларда бу яшь гаилә кору өчен, ничектер, соң саналган.
-Бер авылда үсеп, бер-беребезне яшьтән белсәк тә, өч ел очрашып йөргәч, “картаеп” кына кавыштык, - дип шаяртты Шәфика апа. – Мин бу йортка унынчы кашык булып килдем. Клубтан җитәкләшеп кайттык та, никах укыттылар. Каенанам табын көйләгән, мулла көтеп тора иде.
Исмәгыль абый гаиләдә иң олысы, аңардан соң тагын җиде туганы. Әтиләре үлгәндә иң кечкенәләренә ике яшь тә тулмаган була. Әнисе балаларны ялгызы үстерә. Ә Шәфика апа килен булып төшкәндә бәләкәй сеңелесе алты яшьтә генә була. Исмәгыйль абыйның эне-сеңелләре белән үзләренең өч балалары бергә үсәләр.
-Аларны укытып, туйлар итеп, олы тормышка озаттык, - диде хуҗабикә. – Каенанам бик сабыр кеше иде, мәрхүмкәем. Без көне буе эштә, үзенекеләрен дә, оныкларын да тәрбияләште. Мин фермадан кайтканчы йорт эшләрен дә карап куя иде. 37 ел әни белән кыз кебек яшәдек. Менә бу йортны да бергәләп җиткердек.
Шәфика апа 40 ел фермада сыер сава, Исмәгыйль абый колхозда электрчы булып эшли. Алтын куллы якташыбыз электр җиһазларын да төзәткән, агач эшенә дә бик оста булган.
-Телевизор гына ремонтламадым, шуннан кала барын да сүтеп җыйган бар, - диде Исмәгыйль абый. – Берәрсендә ут беткән дип килсәләр, төн уртасында да чыгып китә идем.
Латыйповлардан тату гаилә серләре белән дә уртаклашуларын сорадым.
-Тормышта төрле вакытлар була инде ул, әзрәк әйткәләшеп тә алмасаң яшәүнең кызыгы да юк, - дип елмайды йорт хуҗасы. – Ул елларда көне буе эштә, бер-беребезне сирәк күрә идек дисәң дә була. Хәзер вакыт күп, гел бергә, яшьлекне искә алып утырабыз. Авылның, колхозның гөрләп торган чорында яшәдек. Хуҗалык көтүенә генә дә 140лап баш мөгезле эре терлек чыга иде. Хәзер авылдагы маллар санын бармак белән генә санарлык.
-Мин үзем кызуырак кеше, ә Исмәгыйль бик сабыр, - дип сүзгә кушылды Шәфика апа. – Тиешле урында бер-береңә юл куя белергә кирәк.
50 ел иңгә-иң куеп гомер иткән пар бүген үзләре генә яши. Шәфика апа ирен тәмле ашлар белән сыйлый, авыл урамы буйлап йөреп кайталар. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Ә ял, бәйрәм көннәрендә төп йорт шаулап тора: туганнар, балалар, оныклар җыела.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев