Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте район белән элемтәне өзми

Чирмешәнлеләрнең Казандагы иҗтимагый оешмасына 1992 елда нигез салына. 30 елда ул район язмышына битараф булмаган байтак кешеләрне берләштергән. Алар – Чирмешән җирендә туган, яшәгән, укыган, районда эшләгән казанлылар.

Шул уңайдан җәмгыять рәисе Рушания Сәүбанова белән оешманың соңгы еллардагы эшчәнлеге турында әңгәмә корырга булдык.

- Рушания Кыяметдиновна, юбилей ничек  үтте?

- Якташлар белән апрельдә "Созвездие-Йолдызлык" АРТ-резиденциясенең концертлар залында очрашу булды. Юбилей елы булгач аны колачлырак итәргә тырыштык. Төрле тармакларда тырыш хезмәт куючы дистәләгән якташыбызга – пандемия вакытында тәүлек буе халык исәнлеге сагында булган табибларга, авыл җирлекләре башлыкларына, ветераннарга, иганәчеләргә  район башлыгының, якташлык җәмгыятенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырдык. Чирмешәнебезнең фольклор ансамбльләре, үзешчән артистларыбыз бер-бер артлы сәхнәгә чыкты, Казандагы якташларыбызга туган яктан сәлам бүләк иттеләр. Кунаклар яшьлек хатирәләрен яңарттылар, якыннары янына кайткан төсле булдылар. Районнан зур составлы делегация, җитәкчеләр дә килү бу чарага ямь өстенә ямь булды. Гомумән, районыбызның элеккеге башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәрвакыт безнең идеяләрне якларга тырышты, аларны тормышка ашыруда конкрет булышлык күрсәтте. Хәзерге, яңа җитәкче Рамил Айбатов шулай ук бу яктан ярдәм итү җаен таба белә, ул моңа кадәр дә җәмгыять эшчәнлегендә актив катнашкан якташыбыз. Шундый матур кичә оештырып, читтә яшәүче чирмешәнлеләрне бергә җыя алуыбызга без бик шат.

- Быел истә калырлык тагын нинди чараларны атар идегез?

- Күренекле якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов туган Лашман авылында аңа һәм аның кызы, шулай ук абруйлы артист Миләүшә Шәйхетдиновага багышланган кичә, спектакль нык истә калды. Әлеге чарага Казаннан Кәрим Тинчурин һәм Галиәскар Камал исемендәге театрлар җитәкчеләре дә килде, байтак якташлар да кайтты.

Тагын бер горурлыгыбыз – Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның юбилей концертын югары дәрәҗәдә оештыра алдык. 70 яшен тутырган сәхнә остасына бик матур теләкләр иреште, бүләкләр тапшырылды, хөрмәт күрсәтелде.

Әмирдә узган, “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” дип аталган әдәби-музыкаль бәйгедә йөздән күбрәк егет һәм кыз – төрле милләт балалары катнашты, татарча җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чараның инициаторлары һәм иганәчеләре Әмир авылы егетләре, эшмәкәрләр Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга зур рәхмәт. Алар туган тел өчен җан атып йөриләр. Әгъләмовлар Казанга килгәндә дә очрашу җаен табалар. Мин эшли торган Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумында очрашу вакытында, мәсәлән, Чирмешән районыннан килгән студентларның уңышлары белән кызыксындылар.

- Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге якташлык җәмгыятьләребез белән элемтәдә торасызмы?

- Әйе, бер-беребез үткәрүче төрле чараларда катнашырга тырышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Алар да Чирмешәнебезнең дәрәҗәсен күтәрәләр, очрашулар оештыралар, данлы якташларыбызны барлыйлар, бергә туплыйлар. Шуны да әйтик, районыбызның төрле авылларында туган, хәзер читтә гомер итүче бик күп якташларыбыз туган авылларында бәйрәмнәр, әйтик, Сабан туйлары оештырганда бик теләп булышалар, рәхмәт, башкача ярдәм итү җаен да табалар. Бу – күркәм, мактаулы гамәл. Безнең чараларны үткәрүдә, оештыруда булышкан, булышучы иганәчеләргә, актив якташларга да рәхмәт җиткерәм, алар – ышанычлы таянычыбыз.

Үткән ел туймәтлеләр тамырлары белән бу якларга бәйләнгән, бүген инде җитәкче урыннарда, шәһәр һәм районнар белән идарә итүче якташларыбыз, авылдашларыбыз белән очрашты. Авыл мәдәният йортында узган чарада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл җирлегенә трактор бүләк итте. Лениногорск районы җитәкчесе Рәгать Хөсәенов һәм “Татойлгаз” җәмгыяте генераль директоры Роберт Фәссахов та буш кул белән кайтмадылар әлеге очрашуга.

- Якташлык җәмгыятьләре районга ярдәм итә аламы?

- Якташлар ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйриячелек акциясендә актив катнаша, районыбызның мәктәп укучыларына уку кирәк-яраклары алырга булыша. Бергәләп оешмаларга да ярдәм итәргә тырышабыз, әйтик, район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына проектор бүләк иттек. Туган якка ничектер булышу үзе бер рәхәтлек бирә, туган як гел истә.

- Соңгы елларда авыллар тарихы тупланган китаплар еш басыла...

 - Бу китаплар киләчәк буын өчен зур хәзинә. Рәхмәт, якташларыбыз, иганәчеләр бу эшкә акчаларын кызганмыйлар, тарихчылар да күп көч һәм тырышлык куялар. Шундый китапларны тәкъдим итү кичәләрендә бик теләп катнашабыз.

- Сез район тормышы белән танышып барасыздыр?

- Әлбәттә. Туган як хәбәрләре белән мин үзем район газетасы сайтында һәм район порталында урнаштырылучы язмалар аша танышып барам. Якташларым бик талантлылар, төрле бәйгеләрдә актив катнашалар, ТНВдагы Кәмит-Җәвит тапшыруында да бик матур чыгыш ясадылар. Без алар өчен җан атып, горурланып торабыз. Районда узган зур чараларда үзем дә катнашырга һәм уңышлары белән аерылып торган якташларның тырышлыкларын билгеләп үтәргә, бүләкләргә җай табарга тырышам. ВКда үзебезнең аккаунтыбыз бар, район тормышындагы вакыйгаларны, чараларны шунда яктыртып барабыз. Читтә яшәүче чирмешәнлеләр өчен алар бик кызыклыдыр дип уйлыйм.

- Рушания Кыяметдиновна, республикада сезнең эшчәнлекне ничек бәялиләр?

- Ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлык җәмгыяте” республика бәйгесендә, 2021 елда призлы өченче урынга лаек булдык. Иҗтимагый оешма эшчәнлеген шулай югары бәяләделәр.

- Җәмгыять кемнәрне берләштерә?

- Якташлык җәмгыяте төрле елларда төрле буын һәм һөнәр ияләрен берләштерде. Эшчәнлекне төрле өлкәләрдә алып барабыз - нәшрият,  мәгълүмат җиткерү, хәрби-патриотик тәрбия, мәдәни-агарту һәм хәйрия эшендә дистәләгән проектлар тормышка ашырыла.

- Киләчәккә планнарыгыз турында да берничә сүз...

- Чирмешән белән бәйле проектларны тормышка ашыру буенча аның әгъзалары өчен шартлар, якташлык базасында төрле буын вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр тудырырыга омтылабыз. Очрашуларны да өзмисе иде. Эшнең яңа формаларын табу, яшьләр белән активрак эшләү мөһим.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина, Марат Гомәров, Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев