Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә Эчке эшләр бүлеге ветераннарын кунак иттеләр

Россия Федерациясендә эчке эшләр министрлыгы һәм эчке эшләр хезмәтләре ветераннары көне уңаеннан, Чирмешән районы эчке эшләр бүлеге ветераннарны хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм оештырды.

Чарага лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр чакырылган иде. 

Ветераннарга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Илнур Җамалетдинов эчке эшләр бүлегендә озак еллар намус белән хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарны бәйрәм белән котлап, район башлыгы һәм үз исеменнән кайбер якташларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Наилә Мәссарова берничә кешегә Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераны таныклыгы бирде.

-Безнең ветераннар оешмасы 47 ветеранны, 9 пенсионерны һәм хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган дүрт якташыбызның гаиләләрен берләштерә, - диде Наилә Сабирҗан кызы. – Сез лаеклы ялда булсагыз да, хезмәт иткән коллективыгызга гел ярдәм итеп торасыз, ветераннар хәрәкәтендә, район күләмендә узучы чараларда актив катнашасыз. Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләребезне дә һәрвакыт ихтирам белән искә алабыз, гаиләләренә ярдәм итәргә тырышабыз.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы Юлдус Билалов та ветераннарны бәйрәмнәре белән котлап, рәхмәт сүзләрен белдерде, исәнлек, гаилә бәхете теләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Наилә Мәссарова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев