Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә дөнья рекордчысы Фәнис Нуретдинов хөрмәтенә күргәзмә ачылды

Иске Кади авылы егете унҗиде тапкыр чит илләрдә халыкара ярышларда катнашып уңышларга ирешкән, хәтта Бразилиягә кадәр барып, дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган шәхес.

Ул -  мөмкинлекләре чиклеләр арасында Россия спорт мастеры, армрестлинг – кул көрәштерү буенча ун тапкыр Татарстан чемпионы,  Россия, Европа  чемпионы, армлифтинг буенча (кул белән авырлык күтәрү, кул, беләк көче мөһим)   алты тапкыр дөнья рекорды куйган, армлифтинг буенча Халыкара класслы спорт остасы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз Фәнис Барый улы Нуретдиновның менә шундый дәрәҗәле исемнәре, казанышлары бар.

Район мемориаль үзәге хезмәткәрләре һәм инвалидлар җәмгыяте әлеге якташыбызны районга чакырып, күргәзмә әзерләп, кунаклар дәшеп очрашу оештырдылар.

-Минем уңышларга ирешүемдә туган ягымның, туган авылымның йогынтысы зур. 2 нче сыйныфтан колхоз эшенә йөреп хезмәт белән чыныктым, беләкләрем шунда ныгыгандыр, - диде спортчы.

Фәнис Барый улы армия хезмәтен үткәндә аягын бирттереп инвалид булып кала. Күп еллар дәваланырга туры килә. Армиядән соң комсомол юлламасы буенча КамАЗ төзелешендә  катнашкан һәм читтән торып  Минзәлә техникумын тәмамлый. Соңрак типографиядә эшли. Ә 2006 елдан башлап физик мөмкинлекләре чикле  спортчылар арасында үтүче ярышларда актив катнаша башлый. Ул аларда барлыгы 217 (!) медаль яулаган.

-Бала чагында Фәнис авыл малайларының, яхшы мәгънәдә, атаманы иде. Зур гәүдәле, аның сүзе – закон. Әрсезлеге, үзегез беләсез инде – эт бугазларлык, - дип уен-көлке белән сөйләде аның хакында Иске Кади авылы ветераны Госман абый Мортазин.

Әйе,  Фәнис Барый улы әрсез, сөйләргә, эшләргә иренмәүче, алдан йөри торган кеше. Яр Чаллыда Чирмешән якташлык җәмгыятен күп еллар  җитәкләп, берләштереп, район белән Яр Чаллы арасын якынайтып эшләде.

Үз авылының патриоты  мәзәкләр туплап, алты китап бастырып чыгаручы да, анда да геройларының күбесе – авылдашлары, райондашлар.

Халыкара ярышларда Татарстан, Россия данын яклаучы якташыбыз мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында  Чирмешәндә узган ярышта да катнашты. Ул районара бәйге инвалидлар декадасы кысаларында Ватан Батырлары  көненә багышланган иде. Оста оста инде, монда да Фәнис Нуретдинов кул көрәштерүдә 75 килограммнан авырраклар арасында җиңү яулады. Тәҗрибәле спортчы биргән киңәшләр дә якташларыбызга ярап куяр.

Әлеге ярышларда тирә-күрше өч районнан барлыгы 36 спортчы кул көрәштерүдә, гер күтәрүдә, корнхолда (кечкенә капчыкларны кул белән атып мишеньгә – тишекккә төшерү) катнашты. Гомумкоманда буенча  Чирмешән җыелма командасы (аграр техникум, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, район инвалидлар оешмасы) җиңү яулады, Яр Чаллы командасы - икенче, әлмәтлеләр өченче урында. Безнең райондашлар корнхолда  өстенлеккә ирештеләр: ир-атлар арасыннан Рәҗәп Гыймранов, хатын-кызлардан  Мәдинә Талипова – җиңүчеләр.      

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев