Чирмешәндә автобус йөртүчеләрне бүләкләделәр
Безнең якташлар

Чирмешәндә автобус йөртүчеләрне бүләкләделәр

Хезмәткә – хөрмәт

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм  Автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан,  “Чирмешән  автотранспорт предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең автобус йөртүчеләре: Гарин Вячеслав Петрович, Каюмов Әсхәт  Әбелгази улы, Миронов Виктор Николаевич, әлеге җәмгыятьнең мәктәп автобусы йөртүчеләре:  Мусин Илһам Нуретдин улы, Губеров Владимир Иванович, җәмгыятьнең баш бухгалтеры урынбасары Дәүләтшина Рамилә  Ибраһим кызы  район башлыгының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Шул ук  предприятиенең  автобус йөртүчеләре: Сәлахиев Исмәгыйль Миншакир улына, Шәйхетдинов Рөстәм Мөхтәсим улына, Яландаев Владимир Алексеевичка  район башкарма комитеты җитәкчесенең  Мактау грамотасы тапшырылды.

фото

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев