Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән егете Камчаткага сәфәргә студентлар отряды белән барган

Чирмешән аграр техникумы студенты Сергей Аряшев җәйге каникул вакытында Камчаткага барып акча эшләп кайткан.

Якташыбыз бу сәфәргә студентлар отряды белән барган.

-Техникумга килеп безгә әлеге студентлар отряды турында сөйләделәр һәм мин моның белән кызыксындым. Бер иптәшем белән шунда барып кайтырга карар кылдык. Әти-әни дә бу ниятемә каршы килмәде, - диде Сергей Михайлович. – Беренче тапкыр самолетка утырдым, илебезнең әллә нинди матур җирләре бар икән, дөнья күрдем, акча эшләдем һәм яңа дуслар таптым.

Казаннан киткән студентлар Камчаткада 40 көн булганнар. Егетләр һәм кызлар балык эшкәртү заводында хезмәт куеп, акча эшләгәннәр.

- Безнең бурыч - заводка китерелгән балыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү иде, - диде әңгәмәдәшем. – Завод тәүлек әйләнәсе эшли, сигез сәгатьле, сменалы эш. Җиңел хезмәт түгел, тик өйрәнергә була.

Студентлар Охота диңгезеннән тотылган балыкларны эшкәрткәннәр, билгеле, яңа тотылган, кызыл балыклардан, аларның уылдыкларыннан да авыз иткәннәр.

-Сергей, анда һава торышы ничек?

-Июль, август айлары булса да көннәр яңгырлы, томанлы иде, көндез кояш чыккач кына җылыта, - диде ул. – Диңгез суы бик салкын, кайнар чыганакларда коендык. Буш вакытларда экскурсияләргә дә бардык. Миңа сәфәр бик ошады, җае чыкса киләсе елга да барырга җыенам. Акча эшләп алырга бик яхшы мөмкинлек. Монда бит юл, яшәү һәм ашау барысы да эш бирүче хисабыннан.

Якташыбыз Чирмешән аграр техникумында 4 нче курста укый, авыл хуҗалыгы машиналары автомеханигы белгечлеген үзләштерә. Уку дәверендә егет “В”, “С” категорияләренә машина йөртү һәм трактор йөртү таныклары да алган. Практика вакытында “БИО-АГРО” җәмгыятендә эшләгән. Кулына диплом алгач, армия хезмәтенә барырга, югары уку йортында укуын дәвам итәргә дә уйлый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев