Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән яшь тикшеренүче конференциядә чыгыш ясады

Чирмешән лицееның 9 сыйныф укучысы Аида Мотыйгуллина "Биологик фәннәр: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән мәктәп укучыларының КФУның Алабуга институтында үткән республика фәнни-гамәли конференциясендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Ул "Балның сыйфатын тикшерү" темасына чыгыш ясады. 

Конференциядә Татарстан һәм Удмуртия мәгариф учреждениеләреннән яшь тикшеренүчеләр катнашты. Алар биологик төрлелек мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы культураларының продуктивлыгын арттыру шартлары, әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев