Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр кабат Яр Чаллыда күреште (+ФОТО)

Биредә ун ел элек оешкан якташлык җәмгыяте Чирмешән районында туып - үсеп, хәзер автогигантта гомер итүчеләрне бер кичкә туган якларына "алып кайтты". "Энергетик" мәдәният сараенда узган якташлар очрашуында Чирмешәннән, Әлмәт, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән дә кунаклар - чирмешәнлеләр шактый күп килгән иде. Кичә башланырга әле вакыт күп булса да, мәдәният...

Биредә ун ел элек оешкан якташлык җәмгыяте Чирмешән районында туып - үсеп, хәзер автогигантта гомер итүчеләрне бер кичкә туган якларына "алып кайтты". "Энергетик" мәдәният сараенда узган якташлар очрашуында Чирмешәннән, Әлмәт, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән дә кунаклар - чирмешәнлеләр шактый күп килгән иде.

Кичә башланырга әле вакыт күп булса да, мәдәният йорты фойесында байтак халык җыелды. Күпләр өчен аралашу мөмкинлеге тудырган якташлар очрашуы гел чын бәйрәмгә әйләнә. Бер шәһәрдә яшәп, эшләсәләр дә, кайберәүләр нәкъ монда гына күрешә.
-Мондый чараны бер дә калдырганым юк, гел көтеп алам, - ди 1977нче елдан бирле Чаллыда яшәүче, Лашманда туып үскән Розалия апа Ибраһимова.- Туган якка кайтып килгән кебек буласың. Танышларны, авылдашларны очратасың. Бер елны шундый очрашуда янәшә утырган хатын - кыз белән сөйләшеп киттек тә, ул да безнең авылныкы булып чыкты.
-Без бу очрашуга Казаннан кадәр килдек, - ди Кара Чишмәдә туып үскән, бүген башкалада гомер итүче Риф Борһанов. - Ярчаллылар бу чараны һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештыралар. Ул бик күңелле үтә. Минемчә, мондый бәйрәмнәр бик кирәк, якташлар җәмгыятьләре үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Мин, форсаттан файдаланып, озак еллар Чаллыда "Чирмешән" якташлык җәмгыятен җитәкләгән Фәнис Нуретдинов мактап бәяләп үтәсем килә. Минем классташым бу эшкә бик җаваплы карады, көчен кызганмады, чирмешәнлеләрне берләштерергә тырышты, бу юнәлештә байтак эшләр башкарды.
Казан кунагы буш кул белән килмәгән, якташлык җәмгыятенә авылдашы Ирек Мәссаровның картинасын тапшырды, рәссам бүген үзе дә монда иде.
Сүз уңаеннан, Фәнис абый бүгенге чарада үзе катнаша алмады, ул Мәскәүгә Бөтенроссия спорт ярышларына киткән икән, белгәнебезчә, ул армспорт белән шөгыльләнә. Аның адресына гомумән, байтак рәхмәт сүзләре яңгырады.
Фәнис Нуретдиновны Чирмешәннән килгән кунак - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да искә алды, аңа район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның Рәхмәт хатын да алып килде.
-Без барыбыз да Чирмешәннән, безне туган як берләштерә, - диде Рәмзия ханым, Чаллыда яшәүче чирмешәнлеләрне сәламләп. - Бүген без монда сезне күрергә килдек, ләкин сезне үзебезнең якта ешрак күрәсе килә. Кайтыгыз, туган авылларны, туганнарны онытмагыз.
Бүгенге җыенда якташлык җәмгыятенә яңа җитәкче дә сайладылар. Хәзер бу вазыйфаны Кара Чишмәдә туган, Чаллыда җаваплы урында эшләүче Рафаэль Кыямов башкарачак. Сәхнәгә чыгучылар аңа бу эшендә уңышлар теләде.
"КамАЗ" төзелеше Чирмешәндә туып - үскәннәрнең бик күбесен заманында Чаллыга тартып китерә. Алар монда төпләнеп калганнар, гаиләләр корганнар. Араларында кемнәр генә юк: мәгариф, медицина, төзелеш тармакларында эшләүчеләр, гади хезмәткәрләр һәм житәкчеләр. Бүгенге чарада сәхнәгә чакырып, ветераннарны да хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Әйтик, Иске Кадидан Һадый Кыямов 40 елдан артык машина йөртүче булып эшләгән, бүген 66 яшендә булса да әле һаман "сафта".
Һәм андыйлар бик күп - Кара Чишмәдән Әбүзәр һәм Рәхимә Таһировлар, Олег Мотыйгуллин, Бәркәтәдән Минсәгыйт Мифтахов, Мингайшә Кәримова, Чумачкадан Сәгыйт Билалов, Лашманнан Җәмил Сәйфетдинов, Исмәгыйль Гатин, Урманасты Үтәмештән Әнисә Шириева һәм башкалар - барысы да безнекеләр, бу шәһәрнең үсешенә үз өлешләрен керткән чирмешәнлеләр. Араларында республикада танылган шәхесләр дә бар.
Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Рәфыйк Каюмов та бүгенге чараны матур чыгышы белән бизәде. Хөрмәтле кунакларның берсе - Зөһрә Шәрифуллина да безнең район килене икән һәм ул бу турыда бик горурланып сөйләде. Аның 30 ел гомер иткән ире, танылган баянчы Азат Хәлимовның әтисе Чумачка авылында туып үскән.
-Без Чумачкага, сирәк булса да, кайткалыйбыз. Ул авыл искиткеч матур табигать кочагында урнашкан, - диде Зөһрә Шәрифуллина. - Чирмешән халкы ачык күңелле, сәләтләргә бай, кунакчыл халык.
Якташыбыз - Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның чыгышын да тамашачылар кайнар алкышлар белән бәяләде.
Район мәдәният йорты артистлары Әлфия Закирова, Илһам Мортазин, Рәхилә Шакирова, Рушания Шакирова һәм Рәүф Җиһаншиннар да җыр - биюләр белән әләге кичәгә ямь өстәделәр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан якташлык Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителгән китап