9 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
«Әле яшәргә дә өлгермәгән гаиләнең юкка чыгуы бит бу!» [булган хәл]
Минзәлә районының Воровский бистәсендә янгын чыгып, 42 яшьлек гаилә башлыгы Владимир Петров, аның ике баласы - 15 яшьлек Никита һәм 5 яшьлек Илья янгын корбаны була. //Интертат// Бар халык шаулап-гөрләп Яңа ел каршылап, ялларда кунактан-кунакка йөргәндә, Минзәлә районында килеп чыккан фаҗига республика халкын уятып җибәрде. 6 гыйнвар иртәсендә Воровский бистәсендә...
-
Чирмешәндә Яңа ел “каникуллары“ бәла-казасыз үтте
Төрле мәдәни чараларга бай, бизәлгән чыршылы, Кыш бабайлы, мул табынлы, туганнар, дуслар белән очрашулары белән истә калырлык яңа ел яллары артта калды. Әлбәттә, кайбер чирмешәнлеләр бу көннәрдә дә эшләделәр. Кемдер чиратлап кизү торды, урамнарда, җәмәгать урыннарында тәртип саклады, икенчеләр медицина ярдәме күрсәттеләр, халыкны электр, газ белән тәэмин итеп тордылар. Аларның...
-
Чирмешәнлеләр “Алтын йөзлек” бәйгесендә җиңүче булдылар
Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырылучы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017" бәйгесендә өч якташыбыз җиңүчеләр арасына керде. Аларны Дипломнар һәм алтын билге - значок белән бүләкләгәннәр. Республиканың Икътисад министрлыгы мондый конкурсны бишенче ел үткәрә икән. Анда Татарстан территориясендә кимендә ике ел эшчәнлек алып барган кече һәм урта бизнес...
-
Татарстанда кар машинасында чыгып киткән кыз белән егет адашкан
Мамадыш районында Отар авылы тирәсендә 30 яшьлек егет белән 21 яшьлек кыз адашкан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Алар кар машинасында чыгып киткән була. Коткаручылар яшьләрнең эзенә төшә, аларны табып кайнар чәй эчертә һәм карга баткан техникаларын чыгара. Аларга...
-
Чирмешән районында Артем, Дарина, Әмир, Самирлар күп
Быел районда туган сабыйлар арасында бары тик бер малайга гына Демьян һәм бер генә кызга Алиса дип исем кушканнар. Ә менә бу елда иң популяр исемнәр - Артем, Дарина, Әминә, Самир булган, алар дистәләп. Автор фотосы
-
Чирмешән районында лотереяга ике "Москвич" отканнар
Без бу хакта язган идек... 45 ел элек Озакламый районыбыз киноэкраннарында "Ә биредә таңнар тыныч" ("А зори здесь тихие") дигән ике серияле киң экранлы нәфис фильм күрсәтеләчәк. "Ленин юлында" - 10 гыйнвар, 1973 ел. Терлек азыгын әрәм-шәрәм итмәү максатында, "Татарстан" колхозында саламны кырда пресслау оештырылган. Кибәннәр янында "Беларусь" тракторына көйләнгән...
-
ОЗЫН ЯЛДАН СОҢ НИЧЕК КАБАТ ЭШКӘ КЕРЕШЕП КИТӘРГӘ?
Яллар турында онытып, яңадан гадәти тормыш агымына кушылырга вакыт җитә. Атна-ун көн тик ятканнан соң, ничек кабат җир җимертеп эшли башларга - әлеге язмада шул сорауга җавап табарсыз. Башта озак ял иткәннән соң эшкә керешүнең ни өчен авырдан бирелүен ачыклыйк. Ял вакытында режим бозыла. Нәрсә телибез - шуны ашыйбыз, кайчан...