Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Завьяловлар гаиләсе Петр Курасановның хәрби формасын мемориаль үзәккә бүләк итте

Чирмешәндә яшәүче Алексей һәм Нина Завьяловлар гаиләләрендә якташыбыз – Советлар Союзы Герое Петр Курасановның озак еллар сакланган шәхси әйберләрен - хәрби киемнәрен мемориаль үзәккә тапшырдылар.

-Миңа бу әйберләрне Петр Семеновичның кызы Лариса бүләк итте, - ди Алексей Нестерович. – Мин аларны кадерләп сакладым. Хәзер инде бу бәһасез хәзинәне үзбезнең мемориаль үзәккә тапшырырга ниятләдем.

Элек Нина Ивановнаның (ред. кыз фамилиясе Мишарина) әти-әнисе Курасановлар күршесенә торганнар, алар белән бик дус, тату, бер гаилә булып яшәгәннәр.

-Без  Курасановларның кызлары белән бергә уйнап үстек. Еш кына я аларда, я бездә куна кала идек, - ди Нина Ивановна. – Петр  бездән өлкәнрәк, шуңа да мин аны яхшы хәтерләмим. Шуны гына әйтә алам, зур гәүдәле, тыныч холыклы кеше иде ул.

Нина Ивановна әйтүенчә, Петр Курасанов хәзер инде юкка чыккан Труд поселогында яшәүче Клавдия Плотникова белән гаилә коралар һәм Чирмешәндә Дзержинский урамында яши башлыйлар. Биредә аларның ике кызлары - Лариса һәм Людмила туа. Сугыштан соң Петр Семенович гаиләсе белән Омскига күченеп китә һәм гомере буе шунда яши. Кызганычка каршы, кызы Людмиланың гомере кыска була, ә Лариса Петровна бүген Украинада яши.

-Без Магнитогорскида яшәгән вакытта, ялга Чирмешәнгә кайта идек, - дип сөйли Алексей Нестерович. – Менә шул вакытта миңа Петр Курасанов белән очрашып сөйләшергә  насыйп булды. Ул минем гади, аралашучан кеше буларак хәтердә калды.

Петр Курасанов вафат булгач, кызы Лариса аның кайбер әйберләрен Алексей Завьяловка бүләк иткән һәм әлегә кадәр ул аларны кадерләп саклаган.

- Хәзер инде мемориаль үзәкнең әлеге кыйммәтле экспонатларын теләсә кем күрә ала. Һәм без, үзәк хезмәткәрләре, Алексей Нестеровичка бу бәһасез әйберләр өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, -ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.

Сүз уңаеннан, ТАССРга 100 ел рәсми порталында “100 яхшы татарстанлы” өчен тавыш бирү бара. Бу исемлеккә безнең районнан Советлар Союзы Герое Петр Курасанов кертелгән.

Якташыбыз өчен 100.tatarstan.ru сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев