Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында анар җимеше өлгерә

Көньякта ул, билгеле, климат җылы булгач, бездәгедән яхшы, тиз үсә, җимешләре дә өлгерә.

-Мин анар агачын, гадәти савытта, гадәти туфракта, төшеннән үстердем, - ди пенсионерка Фәүзия Миннебаева. -Биеклеге 60 сантиметр чамасы. Ике елдан соң, быел, июнь аенда бер тапкыр уңыш җыйдык. Алай ук дию арттырудыр, безнең анар бер генә җимеш бирде. Якын көннәрдә тагын берсе өлгерә.

Анар агачы су ярата. Җәйге көннәрдә аны өйдән саф һавага чыгардык, суыткач, керттек.

Бакчачы әйтүенчә, бу җимеш агачы бик матур, кып-кызыл чәчәк ата, тармакланып үсә. Фәүзия ханым өй шартларында лимон да үстерергә хыяллана.

-Без кышкы чорда Лениногорскида, җылы көннәрдә Урманасты Үтәмештә торабыз, - ди Фәүзия Миннебаева.

Миннебаевлар авылда беренчеләрдән булып, 1 май тирәләрендә теплицаларында беренче кыяр уңышын өзәләр икән. Уңган бакчачыларның йорт тирәләре шау чәчәккә күмелә. Зәңгәр чыршы, сирень, роза, жасмин, император чыршысы, алмагач, чалмабаш, тагын әллә нәрсәләр үстерәләр.

Узган елда авылда мәдәният йорты хезмәткәрләре аларның бакчасын, йорт тирәсен Урманасты Үтәмештә иң яхшы дип тапкан һәм конкурста беренче урын биргәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев