Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районыннан өч ир-ат “Алга” батальонында булачак

Чирмешән районыннан өч ир-ат контракт буенча хәрби хезмәткә китте

Өч якташыбыз, үзләре теләп, контракт буенча кыска сроклы хәрби хезмәткә китте. Алар республикада тупланучы “Алга” батальоны составында Украинада хәрби операциядә катнашачак.

 

Сергей Васильев Лагеркадан, аңа 44 яшь. Гаиләсе бар, өч бала үстерәләр.

-Исәнлегем, күз тимәсен, яхшы, - ди ул. -Армиядә булдым, бу юлы да контракт буенча хәрби хезмәткә бару турында төптән уйлап карар кабул иттем, минем теләккә хатыным да каршы килмәде.

Борис Назаров Казанкадан, урман хуҗалыгында эшләгән. 45 яшьлек якташыбыз гаиләле, бер бала әтисе.

-Украинага, хәрби хезмәткә барырга тәкъдим иттеләр, риза булдым, - ди яшьрәк чагында ике ел солдат хезмәте үткән Борис.

Күтәмәле Сергей Тузов моңа кадәр дә байтак сынауда үзен таныта алган, Чечняда контракт хезмәтенә барган. 36 яшьтә, белгечлеге токарь.

-Үзегезне тәртипле тотыгыз, эмоцияләргә бирелеп, беркайчан да ашыгыч карар кабул итмәгез, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, хезмәткә китүче якташларга. -Анда сез республиканы лаеклы күрсәтергә бурычлы. Проблемаларыгыз була икән, миңа да мөрәҗәгать итә аласыз. Без, районыбыз халкы, сезнең исән-сау кайтуыгызга өметләнәбез.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин “Алга” батальоны составында Украинада, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында махсус операциядә катнашачак якташларга кәрәзле телефон бүләк итте.

-Үзегезне саклагыз, үз-үзегезгә шанычны югалтмагыз, - диде ул.

Митинг формасындагы чарада район благочинные Александр Филимонов та катнашты, егетләргә, дога укып, фатихасын бирде, бүләкләр тапшырды.

Контракт буенча, республикада тупланучы “Алга” һәм “Тимер” батальоннарына кереп, хәрби хезмәткә баручыларга, бу хакта килешү төзү белән, берьюлы 260 мең сум акча күчерелә. Частька баргач та түләүләр яхшы, кайткач, льготалар бирелә. Болар хакында тулырак мәгълүматны хәрби комиссариаттан белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев