Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында умартачы әби 90 яшен тутырды

Утыз Имән авылыннан Рокыя Мәгъсумованың 90 яшьлек юбилеена кунаклар күп җыелды.

Якташыбызны гомер бәйрәме белән балалары, онык-оныкчыклары гына түгел, районнан килеп тә котладылар, РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге тапшырдылар.

Рокыя әби ире Мингәрәй белән дүрт бала үстерәләр, аның 7 оныгы, 13 оныкчыгы  бар.

Ул гомере буе колхозда эшли. Әтисе умарталар тотканлыктан,  яшьтән үк аның кул арасында үсә, бу хезмәтнең серләренә өйрәнә, соңрак әлеге һөнәрен балаларына тапшыра.

Бүген Рокыя әби туган авылында балалары тәрбиясендә яши, биш вакыт намазын калдырмый, гарәпчә язылган Коръәнне укый, вәгазьләр дә сөйли.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев