Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы мөгаллимнәрен бүләкләделәр (+ФОТО)

Укытучыларның август конференциясендә бер төркем якташларыбызга бүләкләр тапшырдылар. Укыту һәм тәрбия эшләрен оештыруда һәм камилләштерүдә уңышлары, укучыларны практик әзерләүдә зур шәхси өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Түбән Кармалка төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Мануйловага, Ульяновка урта мәктәбенең математика укытучысы Николай Ивановка һәм Күтәмә урта мәктәбенең рус...

Укытучыларның август конференциясендә бер төркем якташларыбызга бүләкләр тапшырдылар.

Укыту һәм тәрбия эшләрен оештыруда һәм камилләштерүдә уңышлары, укучыларны практик әзерләүдә зур шәхси өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Түбән Кармалка төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Мануйловага, Ульяновка урта мәктәбенең математика укытучысы Николай Ивановка һәм Күтәмә урта мәктәбенең рус теле укытучысы Елена Мироновага Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
"Чишмәкәй" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Әнисә Сибгатуллина, Бәркәтә урта мәктәбе директоры Рәшит Гыйнванов, Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Фролова, Лашман урта мәктәбенең технология укытучысы Камил Мәслахов "Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Лашман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ралия Газыймҗанова, Кармыш урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гөлия Гатина, Иске Кади мәктәбенең физкультура укытучысы Илназ Мөхетдинов, Әккәрәй мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олег Еферов, кадет мәктәп - интернаты тәрбиячесе Рәфис Хөснетдинов, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Таһир Рәхимҗанов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.
Бөтенроссия бәйгесенең респубика этабында өченче урын яулаган, физик культураны һәм спортны үстерүче иң яхшы мәгариф оешмалары арасында Ульяновка урта мәктәбенә республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы тапшырылды.
Озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән Хаммәткамил Хәкимов һәм Әккәрәй урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Евдокимова укытучыларның бу бәйрәмендә район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фотографии конференциядә август