Безнең якташлар

Чирмешән кызы Мәскәүдә матурлык конкурсында катнаша

"Чирмешәннең мини-миссы" Алсу Сәлахова Мәскәүдә Татарстан данын яклаячак. Ул "Россиянең кечкенә миссы" бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Чирмешән лицееның 5нче класс укучысы Алсу "Татарстан мини-миссы" бәйгесендә "Беренче принцесса" исеменә лаек булды. Алсу "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленда да призлы урыннар иясе. Мәскәүдә узачак конкурста якташыбыз "Человек - чудак" исемле җыр башкарырга җыена. -Бу бәйгедә бик...

"Чирмешәннең мини-миссы" Алсу Сәлахова Мәскәүдә Татарстан данын яклаячак. Ул "Россиянең кечкенә миссы" бәйгесендә катнашырга әзерләнә.

Чирмешән лицееның 5нче класс укучысы Алсу "Татарстан мини-миссы" бәйгесендә "Беренче принцесса" исеменә лаек булды.
Алсу "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленда да призлы урыннар иясе. Мәскәүдә узачак конкурста якташыбыз "Человек - чудак" исемле җыр башкарырга җыена.
-Бу бәйгедә бик теләп катнашам. Әлегә нык дулкынлану юк. Мәскәүгә баргач ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер, - ди Алсу.

Черемшан конкурсы минимисс

Нет комментариев