Чирмешән кызлары Кырлайга барганнар
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айзилә Шәфыйкова " Сөйкемле Шүрәле" халыкара бәйгесендә "Тирене сәнгатьле эшкәртү" номинациясендә беренче урынны яулаган. Ул әлеге конкурска тиредән Шүрәле портретын ясап җибәргән булган. Шул ук мәктәп укучысы Анастасия Миронованың да иҗат җимеше югары бәя алган, ул "Чүпрәк кисәкләреннән тегү" номинациясендә икенче урында. Конкурс җиңүчеләрен 1 июнь...
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айзилә Шәфыйкова " Сөйкемле Шүрәле" халыкара бәйгесендә "Тирене сәнгатьле эшкәртү" номинациясендә беренче урынны яулаган. Ул әлеге конкурска тиредән Шүрәле портретын ясап җибәргән булган.
Шул ук мәктәп укучысы Анастасия Миронованың да иҗат җимеше югары бәя алган, ул "Чүпрәк кисәкләреннән тегү" номинациясендә икенче урында.
Конкурс җиңүчеләрен 1 июнь көнне Арча районындагы Кырлай авылында хөрмәтләгәннәр, бүләкләгәннәр. Безнең якташларыбыз да аннан Дипломнар, бүләкләр һәм онытылмаслык тәэсирләр белән кайтканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев