Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән гүзәлләрен Алексей Песошин котлады

Казанда Халыкара хатын-кызлар  көненә багышлап уздырылган тантанада һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең йомгаклау чарасында безнең район делегациясе дә катнашты.

Анда катнашкан район үзәк больницасы балалар табибы Сәидакмал Әнвәров һәм Әккәрәй авылы мәдәният йорты мөдире Лидия Кваковалар бәйгенең зона этабында җиңү яулаган конкурсантлар. Әлеге бәйгедә көч сынашкан “Изге йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фирдәүс Морадыймова һәм “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Черновалар да бәйрәм кунаклары булдылар.

Башкалада узган чарада катнашкан конкурсантларны, гүзәл затларны Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

фото: Рушания Әхмәдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев