Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән галиме Америкада яши

Чирмешән мемориаль үзәгендә Николай Фроловка багышланган күргәзмә эшли башлады. Хәзер җирле тарихчыбыз хатыны белән Америка Кушма Штатларында, кызы янында гомер итә. Гәрчә тумышы белән безнең яклардан булмаса да, Николай Сергеевич - районыбыз тарихына кагылышлы, китап булып басылып чыккан дистәгә якын хезмәт авторы. Кызыклы әңгәмәдәш, киң белемле, һәрнәhсәгә үз фикере булган...

Чирмешән мемориаль үзәгендә Николай Фроловка багышланган күргәзмә эшли башлады.

Хәзер җирле тарихчыбыз хатыны белән Америка Кушма Штатларында, кызы янында гомер итә. Гәрчә тумышы белән безнең яклардан булмаса да, Николай Сергеевич - районыбыз тарихына кагылышлы, китап булып басылып чыккан дистәгә якын хезмәт авторы.
Кызыклы әңгәмәдәш, киң белемле, һәрнәhсәгә үз фикере булган һәм төбәгебезнең үткәнен өйрәнүгә күп хезмәт куйган галимебез Николай Сергеевич күргәзмәсен "Мәңгелек кыйммәтләр тудыручы ... " дип атаганнар. Аның эшен дәвам итүче коллегалары - мемориаль үзәк хезмәткәрләре остазларының фотографияләрен, мемуарларын, тарихи эшләренең кулъязмаларын, матбугатта дөнья күргән мәкаләләрен туплап күргәзмәгә урнаштырганнар.
Биредә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Фроловның "Мы из Черемшана", "Село Черемшанская крепость" ише фәнни, еллар үткәч әле тагын да бәһасез булачак тарихи китаплары урын алган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Николай Фролов