Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бразилиядән – көмеш медаль

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Европа чемпионы Фәнис Нуретдинов ветеран - спортчылар арасында көч алышып, үзенең 52 медале янына Бразилиядән тагын берне - көмеш медаль алып кайтты. Ул әле май аенда Польшада үткәрелгән Европа чемпионатында алтын һәм көмеш, 2 бронза медальгә лаек булган иде. 9 - 17 сентябрьдә Бразилиянең Сан-Пауло шәһәрендә...

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Европа чемпионы Фәнис Нуретдинов ветеран - спортчылар арасында көч алышып, үзенең 52 медале янына Бразилиядән тагын берне - көмеш медаль алып кайтты. Ул әле май аенда Польшада үткәрелгән Европа чемпионатында алтын һәм көмеш, 2 бронза медальгә лаек булган иде.


9 - 17 сентябрьдә Бразилиянең Сан-Пауло шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионатында 43 илдән 1 500гә якын спортчы көч сынашкан. Алар арасында иң көчлеләр дип Россия командасы спортчылары танылды - безнекеләр командалар арасында беренче урынны алуга ирештеләр.

Июль аенда күнегүләр вакытында уң кулының ике сеңере өзелү сәбәпле, Фәнис Нуретдиновка операция ясатырга туры килә. Билгеле, шундый җитди җәрәхәт белән ярышларда катнашу кискен тыела. Тик, ул тынгысыз җан, кулындагы гипсын алып ташлый да, юлга кузгала.

Тәвәккәлләп юлга чыгуына бер дә үкенми якташыбыз, сөенә генә. "Миңа барып кайтырга ярдәм иткән иганәчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Аларга Аллаһы Тәгалә ике дөнья рәхәте насыйп итсен", ди ул.

Лилия ЯРУЛЛИНА,
Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәнис Нуретдинов ветеран – спортчы