Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Беренче көннән сугышка киткән

1941 елның 22 июне. Бу көнне илебезгә сугыш дигән афәт килә. Иртәнге сәгать 10 да ук 32 яшьлек искеэлмәлеле Тимофей захаровка сугышка китәргә повестка тапшыралар. Төш вакытында ул район хәрби комиссариатына килә һәм үзе кебек унөч ир-ат белән фронтка китеп бара.

Сугышның тәүге көннәрендә хәлләр шулкадәр тиз үзгәрә ки, ул да, башкалар да фаҗигане тулысынча аңышып җиткермиләр. Тимофей Захаровның туганнары әйтүенчә, 22 июнь көнне ул, гадәттәгечә, Яңа Кадидагы заводка сөт илтә. Һәм менә сиңа повестка. Хатыны Феодосия Владимировна тиз генә анысын-монысын юлына җыя. Ир аны саубуллашып кочаклый, биш яшьлек кызын һәм бер яшьлек Володяны үбә дә, фашистны тиз арадаҗиңәргә вәгъдә биреп, йорт капкасыннан чыгып китә. Аңа генә гаиләсен 1945 елның октябрендә күрергә насыйп булуын кем белә бит.

1245 нче, аннан 270 нче укчы полк сугышчысы Тимофей Захаров зур сугыш юлы үтә. Беренче Белоруссия фронтында сугыша. Ике тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана. Аның ничек сугышканлыгын хәрби бүләкләре дәлилли: Кызыл Йолдыз ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре.

Тимофей Захарович Захаровны Кызыл Йолдыз белән бүләкләү хакындагы представлениеда Белгород Харьковь Суворов исемендәге Кызыл Йолдыз орденлы дивизиянең 89 нчы укчы гвардия командиры әнә ничек язган: “Одер елгасының көнбатыш ярында һәм Берлинны алу өчен барган сугышларда иптәш Захаров үзен курку белмәс һәм тәвәккәл сугышчы итеп күрсәтте. 1945 елның 26 апрелендә көчле ныгытылган кварталны алганда, ул автоматтан атып һәм граната ташлап, дошманның пулемет ут ноктасын юк итә, 12 немец солдатын дөмектерә һәм гомуми хәрби бурычны үтәргә булыша”.

Шунысын да әйтергә кирәк, Тимофей Захаровның балалары әтиләренең орден һәм медаль кенәгәләрен, башка хәрби документларын кадерләп саклыйлар.

Туган ягына кайткач, фронтовик колхозда, нигездә, терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Ат караучы, көтүче, фермада терлекче була. Тимофей Захарович белән Феодосия Владимировнаның сугыштан соң тагын алты баласы – Вера, Мария, Ольга, Николай, Петр, Иван дөньяга килә.

“Сүсекләп” үстермиләр аларны әти-әниләре. Үсә-үсә балалар колхоз эшенә чыгалар: әти-әниләренә булышалар, чөгендер сирәклиләр, борчак чабалар, көтү көтәләр.

-Мин дә, башка туганнарым да шулай тәрбияләгәннәре, безгә үрнәк булганнары өчен  әти-әниебезгә рәхмәт әйтәбез. Алардан алга тәҗрибә безгә киләчәктә кирәкте, - ди Тимофей Захаровичның улы – пенсионер, озак еллар зоотехник һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Иван Тимофеевич.

Фронтовик Тимофей Захарович Захаров 65 яшендә 1974 елда дөнья куя. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары аның белән әле дә горурланып яшиләр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X