Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

БДИда 100 бал җыйган Күтәмә егете дипломлы да булды

2018 елда Күтәмә урта мәктәбен тәмамлаган, химиядән бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган Айдар Хөсәенов  югару уку йортында һөнәр үзләштереп, шул көннәрдә кулына кызыл диплом алган.

Казан милли-тикшеренү технология университетыннан сертификат-чакыру алган тырыш якташыбыз, шул уку йортында дүрт ел укып, нефть һәм газ эшкәртүнең химик технологиясе белгечлеге үзләштергән. Айдар белән телефон аша элемтәгә кереп, аның студент еллары һәм киләчәкккә планнары белән кызыксындык.

-Студент елларымда, уку йорты ышандырган барлык уңайлыклары да булган тулай торак бүлмәсендә яшәдем, беренче курсның беренче яртыеллыгында 20 мең сум стипендия алдым, - ди Айдар Айрат улы. – Әлеге уку йортындагы хәрби кафедрада да укыдым.

Дипломлы егет әле авылда ял итә, аннан соң бер ай хәрби җыеннарда булачак. Аннары Айдар эшкә урнашырга һәм магистратурада укуын дәвам итәргә планлый. Тырыш егет барына да өлгерер, ул студент елларында да эшләп укыган, әти-әни ярдәменә генә өметләнеп тормаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец энем!Син булдырасын!!!Без синен белэн бик горурланабыз!!!