Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә авылы КВН командасы телевидение хезмәткәрләрен тәм-томнар белән сыйлап кайткан

Узган атналарның берсендә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы тапшыруында катнашкан бәркәтәлеләр республика халкын көлдерде.

Якташларыбыз уен-көлкеле “Кәмит Җәвит” тапшыруының капка төбендә “кич утырып” кайттылар: анда җыр, бию, бәркәтәлеләргә хас юмор да шәп булды.

-Телевидениегә ничек барып чыктыгыз? - дип соравыма:

- Район КВНчылары арасындагы бәйгедә Бәркәтә авылы командасының җиңүе хакындагы хәбәр ТНВ каналына да барып җиткән, алар безне “Кәмит Җәвит” тапшыруына дәштеләр. Анда унике кеше бардык, күчтәнәчләр белән. Бик ошады, әле дә анда алган уңай тәэсирләрдән арына алмыйбыз,  - диде Бәркәтә авылы мәдәният йорты директоры  Фәния Кашапова.

Якташларыбыз тапшыруда үзләрен бик иркен тоттылар. Бәркәтә мәзәкләре бер-бер артлы “очты” гына! Тапшыруда педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, кибетчеләр, хәтта авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин үзе дә кызык-мызык сөйләп көлдерделәр.

- Ә күчтәнәчләр дигәннән, моннан алып барган тәм-томнар: бавырсаклар, чәчәк, чәк-чәкләр, сөт, каймак, каз итләре белән  тапшыруны төшерүче команданы да сыйлап кайттык. Хезмәтләре җиңел түгел, - ди Бәркәтә авылы кияве, район мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев.

- Нәрсәсе бик ошады? – дигәч:

- Беләсезме,  тапшыру студиясендә утлар, яктырткычлар бик күп санадым - сине тугыз видеокамера гына төшерә. Югалып та калырга мөмкинсең – юк, бәркәтәлеләр менә дигән итеп чыгыш ясадылар. Телевидение тормышы бик кызык икән,  бар да затлы, професионалларча. Алып баручыларны, башка тапшыруларда төшәргә килгән артистларны да күреп кайттык, - дип тә сөйләде Альмир.

Альмир Жораев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев