Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Арина Севастьянова - “Созвездие - Йолдызлык” сәхнәсендә төп рольдә

"Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясенең иҗат киңлегендә "Ерак йолдыз нуры" спектакленең премьерасы булды. Анда төп рольдә якташыбыз Арина Севастьянова уйнаган.

Постановка татар әдәбияты классигы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында. Режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшид Заһидуллин.

Рус телендәге бу спектакль шагыйрьнең биографиясенә генә нигезләнмәгән, анда Хәсән Туфан һәм аның хатыны Луиза Салиәскәрованың мәхәббәт тарихы аерым урын алып тора. Хәсән Туфан ролен яшь актер Искәндәр Нуриҗанов башкарса, Луиза Салиәскәрова ролендә ике актриса – Алсу Сөләйманова һәм безнең якташыбыз Арина Севастьянова уйный.

Арина 1998 елда Чирмешәндә Наталья һәм Аркадий Севастьяновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Олы апасы Дарья Казанда табибә булып эшли. Арина Чирмешән лицеен уңышлы тәмамлап, Казан федераль университетында теология факультетында (дөньяви Ислам теологиясе) белем алган. Белгечлеге буенча конфессиональ мөнәсәбәтләр менеджменты.

-Мин чит телләр белән кызыксынам. Нәкъ менә шул факультетта гарәп телен укыталар. Шуңа анда укыдым, - ди Арина.

Якташыбыз мәктәптә укыганда ук төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, “Мин татарча сөйләшәм!” бәйгесендә актив катнаша, “Созвездие - Йолдызлык” фестивалендә дә үзен сынап карый һәм республика күләмендә призлы урыннар яулый.

Бүген Арина Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС – РАТИ) эстрада факультетында, Надежда Бабкина мастерскоенда 5 нче курста читтән торып белем ала. “А зори здесь тихие” спектакле белән Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясаган, Мәскәү янындагы шәһәрләр буенча гастрольләргә йөргән.

-2020 елда Казанда “Созвездие - Йолдызлык” Арт-резиденциясе ачылды. Ул төрле елларда “Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләрне берләштерә. Үткән җәйдә беренче концертыбызны күрсәттек. Шуннан соң спектакль сәхнәләштерү турында уйлана башладылар. Елена Крайнова язган пьесаны кую өчен   Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рәшид Заһидуллинны чакырдылар. Ул актерлар составын үзе сайлап алды, - ди Арина Аркадьевна.

Спектакльдә Хәсән Туфанны кулга алгач, аның хатыны Луиза Салиәскәрованың нинди михнәтләр кичерүе тасвирлана. Иренә төрмәгә посылкалар җибәрү өчен ул хәтта канын да тапшырырга мәҗбүр була. Яшь актрисага шуларны тамашачыга җиткерергә туры килә .

-Казанда актриса буларак тәүге чыгышым “Ерак йолдыз нуры” булды. Тамашачылар бик яхшы кабул иттеләр. Зал тулы, аншлаг иде. Яшьләрне мондый җитди куелыш белән сәхнәдә күрү сирәк күренеш. Роль бик җитди, төп героиняның барлык кичерешләрен тоярга кирәк иде, - дип уртаклашты якташыбыз.

Арина киләчәген дә сәхнә, сәнгать белән бәйләргә җыена. Спектакльне исә, якын арада аны республика районнарында да күреп булачак. Актерлар гастрольләргә чыгарга әзерләнәләр. Спектакльне татар теленә дә тәрҗемә иткәннәр, хәзер актерлар аның шушы вариантын өйрәнү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X