Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир бакчачысы 10 төрле виноград үстерә

Аларның питомник кебек зур бакчаларында виноград кына да 10 төрле, 50 төптә үсә.

Карлыган, слива, груша, кура җиләге, кара бөрлегән куаклары да дистәләп Әмирдә яшәүче Гаязовлар бакчасында. Ремонтант сортлы бакча җиләге әле дә кып-кызыл пешеп утыра.

Бәрәңге дә уңа аларда.

Колоновид сортлы, өскә үрмәләп үсүче алмагачларыннан уңышны җыйганнар инде. Алмагачлары 20 төп чамасы ук, сливалары 5-6 җирдә үсә. Виноград тәлгәшләре әле һаман күзне иркәли, нәкъ өлгергән, тәм кергән, татлы вакытлары.

Әхсән Әхтәм улы бакчачылык белән мәктәп яшеннән үк шөгыльләнә. Беренче үсентеләрне 8 яшьлек чагында утырткан.

- Бу бакчада бик ераклардан кайтарылган үсентеләр дә тамыр җибәрде, - ди тәҗрибәле бакчачы. – Кайберләренә урын килешмәде. Хәзер  инде кайдадыр заказ бирмим. Агачларны, куакларны төрле препаратлар белән эшкәртәм дия алмыйм. Безнең алмагачларга да кортлар ияләшә. Олыгайгач, барысына да өлгерү кыен. Һәрбер агач, куак, билгеле,  аерым тәрбия, яңартып торуны сорый.

Әйе, бакча эше вак, күп таләп итә. Кайберәүләр берәр үсенте утырта да, тизрәк күп уңыш көтә, нәтиҗәгә ирешмәсә, булмый инде бездән, ди. Юк, алай тиз генә өлгерми әле җиләк-җимеш, аның өчен нык тырышырга кирәк, аның өчен Әхсән Гаязов кебек булырга, бу эшнең нечкәлекләрен белергә кирәк.

Бакчачының хатыны Мәгъдәния ел саен дистәләрчә банка төрле кайнатмалар ясый, аш-суга оста кеше.

Озак еллар нефть тармагында эшләп пенсиягә чыккан Әхсән Әхтәм улы бу көннәрдә инде икенче теплицаларын яңа уңыш үстерүгә әзерли. Оста кулы тисә, мондагы туфрак та бик тиз уңдырышлыга әверелә.

- Безнең ике нигез бакчасына да хет суны еш сибәсе түгел, - ди ул. – Җир дымлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев