Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылы урамнары гел чиста

Соңгы берничә ел Әмир урамнары кыш көннәрендә дә ялт итеп тора. Тракторчы Фәрхад Нуретдинов карга урынсыз ятарга бирми.

Буранлы көннәрдә ул төнлә дә тракторын сүндермәде дисәң дә була. Кар яумаган чакта да Фәрхад тик тормый, урамнарны киңәйтә, тыкрыкларда юл сала.

–Фәрхад, эшең авырмы? – дим аңа.

–Җиңел түгел. Каты бураннар булганда төнге сәгать 3тә дә торырга туры килә. Тракторны җылытырга куям да, берәр сәгатьтән чыгып китәм. Иртә чыкмасаң, өлгереп булмый. Юллар өзелмәсен дип, төнлә дә кузгалырга туры килә. Халык эшкә киткәнче, урамнарны иртүк чистартып чыгарга тырышам. Шунысы да бар, гел ак карга карап эшләгәч, күзләр авырта башлый, – диде әңгәмәдәшем. – Узган ел белән чагыштырганда, быел кар да бик күп. Әле Фәрит абый Бадаев, Салават Әгъләмов та үз тракторлары белән миңа ярдәмгә чыккалыйлар, аларга рәхмәт.

–Халык ничек соң? Минем турыга кар өеп калдырасың, дип ачуланучылар юкмы? – дип тә кызыксындым.

–Элек шулай бер-ике кеше зарланган иде, хәзер андыйлар юк. Күпчелек аңлый. Мөмкинлек булганда, әйтсәләр-сорасалар, авылдашларның да йорт тирәсен чистартам, – диде уңган авылдашым.

2014 елгы Беларус тракторы ватылмыйча да тормый. Тракторчы сүзе буенча, запас частьләр, ягулык белән проблема юк. Лашман авыл җирлеге башлыгы белән аңлашып эшлиләр. Нәрсә кирәк, Рәвхать Фәттахов шунда ук китереп бирә, ә ремонтка килгәндә Фәрхад Әхтәм улы техниканы үзе төзәтә. Бик уңган механизатор, әтисе өйрәткәннәр буенча эшли.

–Фәрхадтән уңдык, – диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы. –Тиешне җиренә җиткереп башкара, әмирлеләр дә аның эшеннән канәгать, дәгъва белдерүче юк, рәхмәт кенә әйтәләр. Әле бит ул Лашманга да килә, андагы урамнарны да чистартыша.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев