Әмир авылы егетләре авылдашларына айлык “күчтәнәчләрен” 3 мең сум итте
Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар олы яшьтәге әмирлеләрне быел да ай саен азык-төлек белән сөендерәчәк.
Себер якларында яшәп эшкуарлык итүче әлеге якташларыбыз 2020 нче елдан бирле авылдаш әби-бабайларга ай саен бүләк ясап килде. Әмир авылында яшәүче сугыш чоры балалары авыл кибетеннән үзләренә кирәкле азык-төлек яки башка кирәк-ярак алу мөмкинлегенә ия иде. Моңа кадәр әлеге “күчтәнәчнең” күләме 2 мең сум булса, гыйнвар аеннан әби-бабайлар 3 мең сумлык товар ала алачак.
Сугыш чоры балалары, ни кызганыч, кимегәнгә, бертуган Әгъләмовлар быел исемлеккә терлекчелек фермаларында, игенчелектә тырыш хезмәт куйган яки сәламәтлекләре какшаган тагын сигез авылдашларын керткәннәр. Шулай итеп, быел Әмирдә барлыгы 35 кеше юмарт якташларыбызның бүләк тәм-томнары белән сыйланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев