Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Зиновья Пименова - тугыз бала әнисе, унбер онык әбисе

Сосновка авылыннан Зиновья Семеновна Пименова ире Степан белән тугыз бала тәрбияләп үстергән. Шушы әби күптән түгел 90 яшьлек юбиллеен үткәрде. Зиновья Девичья Поляна авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул 14 яшьлек кыз бала була. -Шул авыр елларда, аннан соң колхозда төрле эшләр башкардым. Сосновка егете Степанга кияүгә чыгып, аның...

Сосновка авылыннан Зиновья Семеновна Пименова ире Степан белән тугыз бала тәрбияләп үстергән. Шушы әби күптән түгел 90 яшьлек юбиллеен үткәрде.

Зиновья Девичья Поляна авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул 14 яшьлек кыз бала була.

-Шул авыр елларда, аннан соң колхозда төрле эшләр башкардым. Сосновка егете Степанга кияүгә чыгып, аның белән тугыз бала үстердек, бүген унбер оныгым бар. Ирем 10 ел элек мәрхүм булды. Инде хәзер иң зур теләгем - дөньялар тыныч булсын, - ди күпне кичергән әби.

Шөкер, кызы белән яшәүче әби хәрәкәттә әле, ашаргасын пешерә, җыештыра, бакчада да вак-төяк эшләр башкара ала.

Зиновья Семеновнаны 90 яшьлек юбилеее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова өенә барып тәбрикләде һәм юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Зиновья Пименова