Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә ветераны мал асрауның серен белә

Аларның сыерлары елга 5әр мең килограмм сөт бирә, барысы да бура кебек – зурлар. “Холмогорларны“ 6 елдан да күп асрамыйлар, үз таналары исәбенә яңарталар.

Озак еллар Югары Кәминкә фермасында мөдирлек иткән, үзе ветврач, үзе зоотехник та Габбас Шәмсетдинов барын да диярлек технология буенча эшләргә тырыша.

-Кайберәүләр, фуражны күбрәк биргән саен сөт арта, диләр. Юк, тәүлеккә 4-5 кило җитә, артык булса сыер симерә, сөте кими. Сусыл азыгың барында, ул рационны баета, көнгә ике тапкыр бутап та бирсәң, сөтсез калмыйсың, - ди тәҗрибәле терлекче.

Шәмсетдиновлар көздән сенаж һәм силос та салып калдырганнар, әле сенаж “базлары“ ачмаган да, язын, сыерлары бозаулый башлагач, бик яхшы азык булачак ул. Кәбестә кебек һаман свежий сенаж һәм силослары.

Шәмсетдиновларның берничә урындагы абзарларында 8 сыер, 4 тана, 6 бозау, 2 ат асрала. Үзләренең 45 гектар җирләре, кирәкле техникалары булгач, үлән һәм фуражны күп әзерлиләр. Җирләрен көздән эшкәртеп калдырганнар. Габбас Гафурҗан улы күмәк хуҗалыкта да эшли бит әле.

- Гомеремнең күп өлеше фермада узды, - ди 70 яшьлек ветеран. - Безнең Югары Кәминкәдәге терлекчелек биналарында гына да 1500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баш сыер асралды. Ә хәзер? Колхоздан берни калмады. Яшьләр эшкә аптырый. Һаман шул элеккеге еллар искә төшә. Биналар мал белән тулы, даруларга кытлык юк, хәтта медицина профилакторийлары эшләп тора иде. Әллә нинди яңалыклар кертелде. Бер елны Лашмандагы МЖФ цехы таналарны массажлый торган аппаратлар ясый башлады. Әүвәл аларга шикләнебрәк карасак, соңрак, кулланышка керткәч, таналарны шул аппарат ярдәмендә саву процессына әзерләдек.

Җәен, көзен Габбас абзыйларның малларын электркөтүче саклый. Әмма көтү йөртергә якында гына урын юк диярлек, шунысы начар.

Алар “фермаларында“ җыйнау эшлиләр, монда беркемгә дә тыңгылык юк.

-Уңганлыгы белән ошады, - дип ирен мактап куйды Гөлсирә апа. Уллары Гаяр, киленнәре Мәдинә, ике оныклары хәзер барын да үзләре белеп эшли.

Габбас абзыйга үткенлек, уңганлык әтисеннән килә – Гафурҗан абзый сугыш елларында хәтта мунчаладан, берәр тонна сыйдырышлы капчыклар бәйләгән, тире эшкәртеп, аннан ат сбруйлары ясаган.

- Беркемнән ярдәм алмадык, сорамадык та, районнан сыер саву аппараты гына, - ди Габбас Шәмсетдинов. - Мәшәкатьле, тынгысыз инде малчылык. Әмма хәрәкәттә – бәрәкәт. Сөт, ит үзебезнеке, сөтне сатабыз да. Аллага шөкер, аякта бит әле.

Сөйләгәннәрен озаграк тыңлап торсаң, Габбас абзый яныннан почти зоотехник булып китәсең...

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев