Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Өйдә яхшы, лагерьдә рәхәт

"Кояшлы" лагерында Чирмешән, Лашман, Иске Котыш, Ульяновка, Әмир авылларыннан килгән сабыйлар - барлыгы 47 кеше, санаулы көннәрдә зур, дус гаиләгә әверелгән. Беренче смена ачылуны тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә дә бик ныклап әзерләнгәннәр. Килгән әти-әниләрне җыр-биюләр белән сөендерделәр. -Минем монда кызым Илүзә ял итә, - ди Чирмешәндә яшәүче Гакилә Мортазина....

"Кояшлы" лагерында Чирмешән, Лашман, Иске Котыш, Ульяновка, Әмир авылларыннан килгән сабыйлар - барлыгы 47 кеше, санаулы көннәрдә зур, дус гаиләгә әверелгән.


Беренче смена ачылуны тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә дә бик ныклап әзерләнгәннәр. Килгән әти-әниләрне җыр-биюләр белән сөендерделәр.

-Минем монда кызым Илүзә ял итә, - ди Чирмешәндә яшәүче Гакилә Мортазина. - Аңа бик ошый. Хәтта ял көнендә өйгә кайтасы килми, "Икенче сменага да калыйм әле", ди.

"Кояшлы" ял лагерында өч сменада - 169,16 мәктәп яны лагерында 637 укучы ял итәчәк.

"Кояшлы" бик матур урында урнашкан. Биредә балалар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Көн дә диярлек кызыклы чаралар үтә.

-Беренче смена балалары өчен без күбрәк тематик көннәр оештырачакбыз, - ди өлкән вожатый Ирина Суворова. - Димәк, һәр көнебез аерым бер девиз астында, бер темага багышланган була. Мәсәлән, бер көнне без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашсак, икенче көнне кунакка янгын сүндерүчеләрне чакырачакбыз. Музейга экскурсиягә, атнага бер тапкыр бассейнга коенырга да барачакбыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined каникуллар вакыты