Өйдә яхшы, лагерьдә рәхәт
"Кояшлы" лагерында Чирмешән, Лашман, Иске Котыш, Ульяновка, Әмир авылларыннан килгән сабыйлар - барлыгы 47 кеше, санаулы көннәрдә зур, дус гаиләгә әверелгән.
Беренче смена ачылуны тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә дә бик ныклап әзерләнгәннәр. Килгән әти-әниләрне җыр-биюләр белән сөендерделәр.
-Минем монда кызым Илүзә ял итә, - ди Чирмешәндә яшәүче Гакилә Мортазина....