18 июнь 2013 яңалыклары
-
Ялгыз карама янында һәйкәл
Туймәт авылына Әмир ягыннан керү очында, ялгыз карама янында һәйкәл бастырганнар. Бу изге эшнең инициаторы - Мөҗип Кәримов, ә чыгымнарны Рәмил Кәримов күтәргән. Мәчеткә янкорма ясаганда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган иске һәйкәлне сүтәргә туры килгән. Авылга кайтучыларны каршылап, китүчеләрне озатып калачак бу һәйкәл тирәсен төзекләндереп, клумбаларга чәчәкләр дә...
-
Барыбыз да пляжга!
Бу көннәрдә район үзәгендәге оешмаларда эшләүчеләр Зур Чирмешән елгасы ярындагы пляжга еш киләләр. Коенырга түгел, ә өмәгә. Күмәк көч белән авыл эчендәге бу пляж янындагы чүп үләннәрен йолкып, үсентеләрне казып алып, матурлау башланды. - Соңрак елга кырыендагы су тирәнлеген үлчәп, аерым урынны тотып алырга, куркынычсызлык чаралары булдырырга һәм балалар коенырлык...
-
Матурлыкны сакларга да кирәк
Җәйге ял вакытында без ел саен авылга кайтабыз. Туган як сагындыра, үзенә тарта. Әмиребез елдан-ел матурлана. Бүген монда да бөтен уңайлыклар бар: газ, су кергән, юл асфальтланган. Быел, 29 июньдә "Авыл көне" үткәрелүе турында хәбәр ишеткәч, бик сөендек. Анысы да кирәк. Бәйрәмгә кадәр бәлки юлның чокыр-чакырларын ямап чыгарга мөмкинлек табарлар....
-
Өйдә яхшы, лагерьдә рәхәт
"Кояшлы" лагерында Чирмешән, Лашман, Иске Котыш, Ульяновка, Әмир авылларыннан килгән сабыйлар - барлыгы 47 кеше, санаулы көннәрдә зур, дус гаиләгә әверелгән. Беренче смена ачылуны тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә дә бик ныклап әзерләнгәннәр. Килгән әти-әниләрне җыр-биюләр белән сөендерделәр. -Минем монда кызым Илүзә ял итә, - ди Чирмешәндә яшәүче Гакилә Мортазина....