Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңгыр суы Иске Кадида помидор, кыярларны агызган

Бу атна башында кесә телефоннарының ватсап челтәрендә безнең районга кагылышлы тагын хәбәр йөрде. Яңгыр сулары Иске Кадида бакчаларны агызган, шуның видеосын куйганнар.

Әлеге видеоязманың авторы шушы авылда яшәүче Зөлфирә Сафина булып чыкты.

-3 июнь көнне, кич белән бик каты яңгыр ява башлагач, бакчага чыгып карыйм әле дисәм - анда әкәмәт. Язгы ташу шикелле, шарт-шорт яшен яшьни бит әле, - ди Зөлфирә. -  Без авыл кырыенда, төньякта торабыз. Ташу Ком базы ягыннан төште. Су бәрәңгеләрнең өстен, туфракның ашлы өлешен юып алган. 150 төп помидор утырткан идек, анысының яртысы калган, ике түтәл  кыяр исә юк. Жәл инде, күпме хезмәт бит, күңел төште. Нишлисең, Үтәмештәге кебек үк булмады, шуңа сөенергә. Әле менә кичә бакчага берәр трактор арбасы туфрак өстәп чыктык. Яңгыр бик көчле булды, видеога төшереп, аны үзебезнең авылдашлар группасына гына “Кызлар, карагыз әле, бездә нинди могҗиза дип” куйган идем, бөтен дөньяга таралган. Табигать бер котырса, хәтәр икән, Алла сакласын!   

 

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев